5 майда Арча Укучылар сараенда һәм Яңа Кенәр иҗат йортында яшь армиячеләр җыелды. Бу көнне районыбызның хәрби отрядларында булган егет-кызлар өчен “Яшь армиячеләр йорты” ачылды.
Узган атнада традицион хәрби-патриотик уенның зона этабы үткәрелде.
Әлеге ярышлар быел Арча районында оештырылды.
План буенча зона этабына алты район командасы катнашырга тиеш иде. Тик кайбер сәбәпләр аркасында, хуҗалар белән бергә дүрт кенә команда үзара көч сынашты.
Шурабаш мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Шишор” мари халык фольклор ансамбле 65 еллык юбилеен билгеләп үтте.
27 апрельдә Яңа Кырлай авыл җирлегендә Иҗтимагый совет көне үткәрелде.
Яңа Кырлай авыл җирлегенә сигез авыл керә: Югары Бирәзә, Иске Йорт, Күкчә Бирәзә, Яңа Иябаш, Пионер, Өчиле, Чиканас һәм Яңа Кырлай. Газинур Сәфәров шушы авыл җирлегендә 2006 елның языннан эшли, авыл җирлеге мәсьәләләрен кайгыртып, үсешенә сөенеп йөри.
Иртән иртүк Яңа Кенәргә киттек. Килеп җиткәндә самбо буенча атаклы Мадияровлар мәктәп бакчасында иделәр инде.
2022 елның 17 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Харис кызы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге, «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге» ДУ, «Татарстан Республикасы буенча Баш медик-социаль экспертиза бюросы» ФКУ, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү планлаштырыла.
Безгә Сикертәндә яшәүче Мидхәт Баһаветдинов мөрәҗәгать итте. Сүз сугышта батырлыклар эшләгән туганы Әсгать Нуриев турында иде.
Май аеның салкынча килүен мул уңышка юрыйлар.
Әлеге юлларны язып утырганда Шурабаштан “Бездә калын булып кар ятты, кыш яңадан килде”, – дип шалтыраттылар. “Кызыл Яр”, “Северный” хуҗалыкларында да яуган кар. “Зыяны булмасмы?” – дип сораучылар да булды.
Яңа Кенәр авылында яшәүче Мидхәт абый Сәфәров быел 77нче Җиңү язын каршы ала.
Шушы көннәрдә без Яңа Кенәрдә булып, сугыш ветераны белән очраштык.
Район газетасының быелгы 11 февраль санын алгач, Арча станциясендә яшәүче Фирая Әхкәмованың хатирәләре яңара.
Газетада урнаштырылган “Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган дип исәпләнгән һәм соңрак язмышлары ачыкланган якташларыбыз исемлеге”ндә ул иренең әтисе Әхкәм Хәйретдинов исем-фамилиясен күреп ала. Анда болай дип язылган: “Хәйретдинов Әхкәм, 1906 елгы, Арча районы, Сеҗе авылыннан, Мари Иле Суслонгерда 16.10.42дә һәлак булган”.