ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

6 ноябрь Россия Почтасының Татарстандагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак, ә 5 ноябрьдә алар эшне бер сәгатькә иртәрәк тәмамлаячак. 
6 ноябрьдә хат ташучылар хатларны һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар РФ Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр.

Республиканың кайбер почта бүлекчәләре өчен башка эш режимы билгеләнергә мөмкин. Актуаль графикны төгәлләштерергә яки Россия Почтасының иң якын ачык бүлеген картада табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.

6 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с тизлектәге көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә.

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

 

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк

Хөрмәтле Биектау, Арча, Әтнә һәм Балтач районнары эшкуарлары!

2025 елның 13 ноябрендә 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге бизнес вәкилләре өчен "бердәм Ачык ишекләр көне" үткәрә.

Бу нәрсә?
Санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү, кулланучылар хокукларын яклау һәм Роспотребнадзор эшчәнлегенең башка аспектлары буенча бушлай консультация алу мөмкинлеге.

Ничек язылырга?
Консультацияләр алдан язылу өчен 8(84366)3-00-83 телефоны буенча үткәрелә.
• Шалтырату өчен вакыт: 10:00 дән 17:00 гә кадәр (12:00 дән 13:00 гә кадәр тәнәфес)
• Язганда үзегезне кызыксындырган сорауны күрсәтегез

Чара кайда уза?
Адресы: Татарстан Республикасы, Арча районы, Арча шәһәре, Галактионов ур., 27 й.


31
октябрь, 2025 ел
җомга

Румия Надршина

Әңгәмәдәш – “Арча” сәнәгать паркы җитәкчесе Зөлфәт Шәрәфетдинов.

– Зөлфәт Зөфәрович, искә төшерик әле, “Арча” сәнәгать паркы кайчан һәм кайда оешты?

– Безнең “Арча” сәнәгать паркы 2019 елда төзелә башлады. Беренче резидент үзенең эшен 2020 елда башлады. Башта 2019 елда юллар салынды, коймалар тотылды, электр энергиясе һәм газ кертелде. Парк Арча станциясендә Кленовая урамында урнашкан.

Әңгәмәдәш – “Шәхси эшмәкәр Фәсәхиев Д.Ш” сәнәгать мәйданы компаниясе идарәсе” ширкәте җитәкчесе Даниял Фәсәхиев.

– Даниял Шакирович, сез зур тәҗрибәле белгеч, җитәкче, башта үзегез белән таныштырып үтсәгез иде.

– Мин Түбән Мәтәскә авылыннан. Казан авыл хуҗалыгы институтының механизация бүлеген тәмамладым. Киров исемендәге колхоз стипендиаты идем. Шунда эшкә кайтып, 10 ел инженер булып эшләгәч, Арчадагы район “Сельхозтехника”сына баш инженер итеп билгеләделәр. 1989 елда Мичурин исемендәге колхозга (үзәге Иске Кырлай) рәис итеп җибәрделәр. Колхоз рәисе булып 10 ел эшләдем. Уңышын да яхшы алдык, сөтен дә саудык. Көчне күбрәк механикалаштыруга бирдем. Яңа техникалар, станоклар, ремонт базасын көчәйтү дисеңме – барысы да эшләнде. Ике авылда гаражлар төзелде. 1998 елда Арчаның ремонт-механика заводына директор итеп куйдылар. Бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт куям. 27 елдан артты. Хезмәт юлымда бик күп кешеләр белән эшләргә туры килде. Биналарны ремонтлау, аларның түбәләрен карау, яңа технологияләр кертү, яңа җиһазлар алу – җитди эш алып бардык һәм алып барабыз. Төрле өлкәләрдәге механизация заводлары, институтлар белән хезмәттәшлек иттек. Менә 15 еллап инде үзебезнең һөнәри бәйрәмне билгеләп үтәбез. Искә төшереп үтәм, 30 октябрьдә – инженер-механиклар көне.

– Котлыйбыз! Исән-сау эшләргә, игелек-ле эшләр башкарырга һәм арчаларны эш белән тәэмин итәргә язсын! Инде хәзер предприятиенең бүгенге көне турында сөйләшик.

“Кызыл Яр“ ширкәтендә көзге кыр эшләре тәмамлануга авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга керештеләр.

Сөрдедән Югары Орыга барышлый авыл кырыенда басып торган кечкенә атка – понига күз төште. Кире кайтышлый шуның янына тукталдык. Ул безне бик тыныч каршы алды, фотога да бик теләп төште.

Арчаның өченче башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы музеенда прапорщик Александр Иванов истәлегенә мемориаль такта куелды

Гөлсинә Зәкиева

Бу көнне батырның әти-әнисе Валентина һәм Николай Ивановларга уллары һәлак булганнан соң бирелгән “Батырлык” ордены тапшырылды. Чарага Александрның бертуганы Маргарита Николаевна да килгән иде.

Күз яшьләре белән сугарылган чара булмаса, нинди матур бәйрәм килеп чыгар иде. Әмма Валентина Ивановнаның елый-елый сөйләвен, Николай Викторовичның кайгылы йөзен күреп, залда кем генә күз яшьләрен яшереп кала алды икән?!

Лаеш техникумы каршында эшләп килүче уку-авиация үзәгенең “БАС 231” төркеме студенты Арча егете Данил Хәнәфиев алтын медаль яулады.

Ә аның бертуган сеңлесе шулай ук уку-авиация үзәгенең “БАС 231” төркеме студенты Лия Хәнәфиева көмеш медальгә ия булды.

Лаеш техник-икътисад техникумында өч компетенциядә һөнәри осталык буенча “Профессионаллар” чемпионатының төбәк этабы үтә. Катнашучылар пилотсыз авиация өлкәсендә белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтә. Бәяне экспертлар куя. Көрәш өч көн дәвамында бик кызу бара. Һәм анда Данил Хәнәфиев җиңеп чыга. Ул пилотсыз очу аппаратларын очарга әзерләүдә белемен генә түгел, ныклы характер, иң кирәк вакытта дөрес карар кабул итә белү осталыгын, үзсүзлелек һәм үҗәтлек күрсәтә. Нәтиҗәдә, Данил һөнәри осталык буенча “Профессионаллар” чемпионатының төбәк этабында алтын медаль яулый.

Арча районында узган ел 335 инсульт очрагы теркәлде

Әңгәмәдәш – Арча хастаханәсенең йөрәк һәм кан юллары үзәге җитәкчесе, табиб Ринат Хәстиев.

– Ринат Мирбатович, Арча районында елына ничә инсульт очрагы теркәлә?

– Россиядә елына 450 меңгә якын инсульт очрагы күзәтелсә, аларның 18 меңе Татарстанга туры килә.  Арча районында узган ел 335 инсульт очрагы теркәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International