ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Яңа ел алдыннан  Арчада күптән көтелгән тарихи вакыйга – «Алгарыш» яшьләр үзәген ачу тантанасы булды

Киләчәккә карап

Румия Надршина

Ачу тантанасында район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров, ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанда Беренчеләр хәрәкәте җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашты.

Банк урамындагы ике катлы бина (26а йорт) матур эшләнгән. Кунаклар мондагы шартларны карап чыктылар. Ә арчаларның әлеге яңа бинада күрсәтерлек һөнәрләре күп. “Нур“ телестудиясенең булачак журналистлары хәтта Казан кунакларыннан интервью да алдылар. Министр Азат Кадыйров һәм Беренчеләр хәрәкәте җитәкчесе Тимур Сөләйманов бик рәхәтләнеп сорауларга җавап бирде. Министр Азат Кадыйров төрле проектларда катнашырга чакырды. Тимур Сөләйманов яшьләрне, ничек тә телефоннан аерып, кызыклы проектларга тартуны алга сөрде. Кызыклы проектларны яшьләр үзләре тәкъдим итә ала. Осталык классы, телестудия, бию, шахмат, тавыш яздыру студиясендә һ.б. бүлмәләрдә булдылар. Хәтта тамак ялгау өчен кафе да бар. Әлеге бинаны төзегән “Эталон групп“ ширкәте җитәкчесе Булат Гыйльфанов символик ачкычны тантаналы шартларда “Алгарыш” яшьләр үзәге җитәкчесе Диана Шалагиновага тапшырды.

Сеҗе авыл җирлегендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш үткәрелде

Ильяс Фәттахов

Иң зур авыл җирлеге бу – 15 авылны берләштерә. Барысы 1015 хуҗалык исәпләнә, 2358 кеше яши.

Җирлектә 5 мәктәп бар, аларда 182 бала укый (Сеҗедә – 25, Сикертәндә – 42, Курса-Почмакта – 79, Курса разъездында 36 бала). Өч мәдәният йорты, өч китапханә, ике музей, алты фельдшер-акушерлык пункты, өч почта бүлеге, уналты кибет, 11 мәчет эшли.

Күчмә утырышта катнашучылар әлеге объектларда булып, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар.

Шәхси хуҗалыкларда 1010 мөгезле эре терлек, 457 сарык һәм кәҗә, 113 ат, 711 умарта исәпләнә. Рәдис Әхмәтҗанов, Наил Вәлиуллин, Тимербулат Хәсәнов фермер хуҗалыклары  эшчәнлек алып бара. Ринат Шакиров, Зөлфәт Шакиров, Ринат Исмәгыйлев, Фәргать Хөрмәтов, Шамил Гыйззәтуллин, Рания Зиятова, Раил Хисмәтов, Радик Нигъмәтов, Йолдыз Шакирова, Фаил Җаббаров, Яхъя Сафин, Рамил Әхмәтҗанов грантлар отып кечкенә фермалар  төзегәннәр.

Улы махсус хәрби операция зонасына китү белән, Фирая Вәлишина егетләргә гуманитар ярдәм әзерләү эшен башлап җибәрә

Без бергә

Гөлсинә Зәкиева

Арчаның Галактионов урамындагы ике катлы йортта яши ул. “2015 елда төзи башлаган иде улым, быел күчтек”, – диде Фирая ханым. Янында гына гомер иткән иске йортлары да тора. Менә шул йортта туганнары, дуслары, танышлары белән маскировка өчен челтәрләр үрүне оештыра 75 яшьлек Фирая Вәлишина.

Арчаныкы ул. Әтисе төзегән йортта төпләнеп калган. “Төп йортта син каласың”, – дигәннәр бертуганнары. Фатирлары булуга карамастан, әнисен карарга кирәк булгач, ул аның янына кайта һәм шунда төпләнеп тә кала. Әнисен тәрбияләп, олы юлга да Фирая ханым озата.

Кәче авылы халкы өчен күңелле вакыйгалар булып кына тора.

Әле кайчан гына ныклап төзекләндерелгәннән соң мәдәният йорты ачылган иде. 2025 елның 26 декабрендә аның янәшәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачты.

Авыл халкы шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов килде.

Медпункт төзелеше Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылучы “Халыкка беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү“ республика программасы кысаларында мөмкин булды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында күптән түгел шикәр диабеты авыруы буенча республика клиник хастаханәсе эндокринологы  Регина Сәхибуллина белән турыдан-туры эфир булды

Румия Надршина

Күпләрне кызыксындырган тема бу. Бик файдалы сөйләшү булды. Шикәр диабеты үзен сиздермәскә дә мөмкин икән.

Стадионда урнашкан чаңгы юлы хәзер кичләрен дә яктыртыла.

Кышкы спорт төрләрен сөючеләр өчен күңелле яңалык – стадиондагы чаңгы юлында хәзер көндез генә түгел, кичләрен дә рәхәтләнеп шуарга була. Хәзер биредә караңгы вакытта да энә табарлык якты. Дөрес, ул башка елларда да яктыртыла иде. Тик быел баганалардагы утлар тагын да көчлерәккә алыштырылган.

48 ел гомерен Арча педагогика көллиятендә физкультура укытуга багышлаган Барый Бакиров 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Гөлсинә Зәкиева

1945 ел ахырында туган ул, әмма 1946 елның беренче гыйнварында гына яздыра алганнар. Шуңа Барый Каюмович туган көнне һәр елның беренче көнендә билгеләп үтә.

Апас районы Өчиле авылыннан ул. Күп балалы гаиләдә үсә. Әнисе Мөнирә укытучы була. Малай алты яшеннән укырга керә.

– 45нче елгылар сигезләп булганбыз. Башлангычтан соң бишенче сыйныфка биш километр ерак-лыктагы Дәүләки исемле авылга йөреп укыдык. Организмга файда булган ул җәяү йөрүләр, – ди Барый Бакиров. – Аннан эшләп үстек. Җәен дә, кышын да тик тормадык. Ә сигезенче сыйныфка тагын икенче авылга укырга киттем. Берүзем Урта Балтайга йөрдем.

“Күрше фестның” кышкы сезоны Арча районында “Дуслык күпере” этномәдәни квесты форматында уздырыла

Татарстанда кыш

Гөлнур Миннебаева

5 гыйнварда Арчада “Татарстанда кыш” программасы кысаларында узучы “Күрше фест” бәйгесе чараларына старт бирелде.

Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина сәламләде.

Гөлсинә Зәкиева

2026 елда беренче бала нәкъ беренче көнендә,

1 гыйнварда көндезге ике туларга унбиш минутта дөньяга аваз салды.

Малай, 3 килограмм 560 грамм. Ибраһим дип исем кушканнар. Гаиләдә дүртенче бала. Җиде яшьлек Ислам, дүрт яшьлек Динә һәм ике яшьлек Әминә дә энеләрен каршыларга килгән иде.

Арча үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге ишеген атлап керүгә таныш йөзләрне күрдем. Арчада яшәүче Гамбәрия апа Гафарова елмаеп каршы алды. “Бу балалар – минем оныкчыкларым, кызым Миләүшәнең кызы Айгөлнең балалары”, – диде ул.

Кулына зур чәчәк бәйләме тоткан Илнур, әнисе Раушания ханым, Айгөлнең әнисе Миләүшә дә шунда.


15
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

026 елның 16 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда һава температурасының -25 кә кадәр төшүе көтелә..-27˚. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Температура төшкәндә: Өшүдән һәм өшүдән саклану өчен урамга чыкмаска, балаларның, йорт хайваннарының озак вакыт урамда булуыннан качарга һәм ерак сәфәрләрдән тыелып торырга кирәк. Туңу куркынычының төп факторлары: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, алкоголь белән исерү, шулай ук хәлсезлек һәм артык ару. Салкыннан саклану өчен күп катлы киенегез – һава катламнары җылыны тотып тора, җылы буяулар һәм йон оекбашлар киегез – алар дым сеңдерә, аякларыгызны коры калдырып, салкынга җылы бияләйләр, баш киеме һәм шарфсыз чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләр кирәк. Көчле салкыннарда еракка йөрмәү яхшырак. Юл-транспорт һәлакәтләре һәм автомобиль механизмнарында кинәт төзексезлекләр куркынычы кискен арта. Ерак арага йөрүче машина йөртүчеләргә шулай ук үз куркынычсызлыкларын истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы кием һәм аяк киеме турында онытмаска, кайнар чәй алырга, мөмкин булганча ягулык запасы булырга тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International