ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2021 ел
җомга

Сөләйман галәйһиссәлам, хаким булып, көн саен кешеләрнең гозерләрен тыңларга һәм аларның борчуларын хәл итәргә вакыт таба.

Бервакыт, мохтаҗлар белән шундый әңгәмәләрнең берсендә, аңа бик тә мәртәбәле бер кеше керә. Сөләйман каршында үзенең проблемалары турында сөйләүче хәерченең утыруын күреп, ул аңа бик тә текәлеп карый башлый. Аның карашы шулкадәр көчле була ки, теге мес-кен куркуга кала һәм Сөләйман галәйһиссәламнән сорый:

– И, Аллаһының илчесе! Миңа явызлык белән караучы бу кеше кем?

Сөләйман галәйһиссәлам моның кунакка килгән Газраил галәйһиссәлам булуын әйтә. Әлеге кеше “Газраил” сүзен ишетү белән үк, агара һәм куркудан калтырый башлый. Коточкыч халәттә һәм дулкынланып ул Сөләйман галәйһиссәламгә түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итә:

Ел саен уздырылучы хәрби-кыр җыенының быелгысы 24 майдан 26 майга кадәр дәвам итте. 152 егет катнашындагы бу җыен Зур Бирәзә янындагы, халыкка “Ельник” буларак таныш булган урында узды.

  Җыен башланганчы берничә көн алдан, егетләр Казан танк училищесына барып, беренче тапкыр автоматтан атып карады. Ә кырда аларны армия сафларының сынаулары көтте.

Үрнәктә бер ир-ат өенә ут төрткән, үзе асылынган. Күңел ышанмаслык хәл. Шундый юлга барырга аны нәрсә этәргән? Әлеге хәбәрнең дөреслеген белү өчен без Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васыйл Габделхаковка шалтыраттык.

– 27 май төнендә булды бу хәл. Илдар Мәхмүтов дигән кеше иде ул. Өенә ут төрткән, үзе гаражга кереп асылынган. Янгын нәтиҗәсендә йорт, мунча, сарайның түбәсе, машинасы янып беткән, – диде ул. – Илдар Мәхмүтов үзе Башкортстан ягыннан. Күптән монда килеп урнашкан. Ялгызы гына яши иде. Хатыны белән аерылган. Аның туган көненә шундый “бүләк” ясарга уйлаган, дигән сүзләр йөри.

Район хакимиятенең утырышлар залында илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча видеоконференция булды. 

Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Татьяна Ларионова алып барды. Видеоконференциядә Арча районы башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова катнашты.

Һәр мәктәптә шахмат зонасын булдыру турында сөйләшү булды.

Балаларның җәйге ял вакыты да килеп җитте. Лагерьлар эшли башлады. Күңелле ялларны янгын һәм бәхетсезлек очраклары бозмасын өчен аеруча янгын куркынычсызлыгына зур игътибар бирергә кирәк.

Җаваплы хезмәткәрләргә балаларның имин ял итүен тәэмин итү мәсьәләсе йөкләнә. Лагерьда көн тәртибен дөрес оештыру, балаларны игътибарсыз калдырмау мөһим. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлату эшләре үткәрергә, балаларга ачык ут, шырпы кулланырга юл куймаска кирәк. Лагерь җитәкчеләренә сменага берничә тапкыр янгын вакытында эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрергә киңәш ителә. Куркыныч хәл килеп чыккан очракта балалар һәм җаваплы хезмәткәрләр үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен белергә тиеш. Кәрәзле телефоннар зарядкага махсус билгеләнгән урыннарда гына куелсын. Эвакуация, бинадан чыгу юллары ачык булсын.

Шунысы гаҗәп, күпләр имеш-мимешләргә, ялган, уйдырма хәбәрләргә  тизрәк ышана.

Район газетасы редакциясендә эшли башлаганга быел 48 ел тулды.

– Ильяс абый, 50 елны тутырганчы эшлисең әле! – ди баш мөхәррир Исрафил Рәхмәтуллович. – Аннан соң да эшлисең әле!

– Шуңа күрә вакцина ясаттым бит инде! – дим.

Менә шулай уенын-чынын бергә кушып, аңлашып яшәүләргә ни җитә!

Әлеге 48 елның кайсысы иң истә калганы булды, дип сорасалар, узган елгысы, дип җавап бирәчәкмен. Ерактагылары онытылганга түгел, биш яшемдә вакыттагылары да истә, “компьютер”  яхшы эшли әле.

Үткән якшәмбедә “Бердәм Россия” сәяси партиясеннән Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны ачыклау буенча алдан тавыш бирү уздырылды.

Татарстанда “Бердәм Россия” уздырган праймеризда 378480 кеше катнашты.

Онлайн рәвештә тавыш бирү 24 майда ук башланды. Безнең районда да алдан тавыш бирүләр оешкан төстә үтте. Барысы 13 сайлау участогы эшләде. “Бердәм Россия”дән Дәүләт Думасына сайлауда катнашачак кандидатлар исемлеге партиянең 19 июньдә узачак съездында расланачак.

25 май көнне “Арча” спорт мәктәбе кунаклар кабул итте. Яшь һәм талантлы спортчылар районыбыз укучылары белән очрашып, осталык дәресләре уздырды, җирлекнең истәлекле урыннары белән танышты.

Пакистан, Гана, Уганда, Нигерия, Ангола, Маврика, Намибия, Руанда, Венесуэла, Куба, Колумбия, Мальдивы, Грузия, Литва, Латвия, Албания, Андорра илләреннән  йөзү һәм суга сикерү буенча 27 спортчы, 3 тренер һәм 7 оештыручы килгән иде.

Кызу тизлек белән бару нәтиҗәсендә көн дә юл һәлакәтләре булып тора, кешеләрнең, иң аянычы, балаларның гомере өзелә.

“Алда җәйге каникуллар. Балалар өйдә, әти-әниләр эштә. Бу чорда әти-әниләргә аеруча игътибарлы булырга, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен кат-кат аңлатырга кирәк”, – диде Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.

– “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы игълан ителгән иде. Ул каникуллар уңаеннанмы?

Җәйге каникуллар башланды. Аны кайда һәм ничек үткәрергә?

Ата-аналарның балаларын читкә бик чыгарып җибәрәсе килми. Районда оешкан лагерьларда ял итсәләр, алар өчен тынычрак. Алдагы елларда алар эшләде һәм хәтта сайлап барырга да була иде. Тик узган җәйдә коронавирус үзгәрешләр кертте. Быел бу юнәлештә эш ничек тора? Кызыксындырган сорау-лар белән без район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лия Ильинага мөрәҗәгать иттек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International