Юбилейга “бүләк”

2021 елның 4 июне, җомга

Үрнәктә бер ир-ат өенә ут төрткән, үзе асылынган. Күңел ышанмаслык хәл. Шундый юлга барырга аны нәрсә этәргән? Әлеге хәбәрнең дөреслеген белү өчен без Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васыйл Габделхаковка шалтыраттык.

– 27 май төнендә булды бу хәл. Илдар Мәхмүтов дигән кеше иде ул. Өенә ут төрткән, үзе гаражга кереп асылынган. Янгын нәтиҗәсендә йорт, мунча, сарайның түбәсе, машинасы янып беткән, – диде ул. – Илдар Мәхмүтов үзе Башкортстан ягыннан. Күптән монда килеп урнашкан. Ялгызы гына яши иде. Хатыны белән аерылган. Аның туган көненә шундый “бүләк” ясарга уйлаган, дигән сүзләр йөри.

Әйе, үзенчәлекле “бүләк”. 60 яшькә якынлашып килүче, дөнья күргән, күпме тырышлыклар белән әлеге өйне җиткезеп чыккан кеше өчен бигрәк тә. Ярый инде, аерылган хатынына ачуы килсен дә, ди. Балаларына, оныкларына калдырган булса. Кызы, улы бар. Икесе дә гаиләле, улының ике баласы үсеп килә.

Сәбәбен белмәгән килеш әйтергә җайлы, диярсез. Нинди генә сәбәп булмасын, аның бу гамәле аңлашылып бетми. Килене Ләйсән белән элемтәгә кердек.

– Кайнанам Сания белән 39 ел гомер иттеләр. Узган ел сентябрь аенда әни өйдән чыгып китте. Хәзерге вакытта Казанда кызында яши. Шуның кадәр яшәп чыгып китәрлек булгач, юкка гына булмагандыр инде. Кайнана безгә кунакка кайтып йөри. Тик үз өенә керә алмады. Кайната бөтен җиргә, хәтта лапаска кадәр йозак салды, – диде ул. – Әнигә 28 майда 60 яшь туласы иде. Нәкъ шул көнгә туры килүе сәеррәк инде. Махсус эшләгәнме, юкмы, анысын белә алмыйбыз.

Мәкаләне язып утырганда безгә Пошалымнан Айдар Зәйнуллин шалтыратты.

– Үрнәктә янгын сүндерү бүлекчәсендә эшлим мин. Чираттагы ялда идем. Мине алыштырган кеше хәбәр итте. “Бар нәрсә яна. Гаражда бер кеше басып тора. Нишләп тора икән бу, дип аптырап куйдым әле. Асылынган дип башыма да килмәде”, – диде.  Әллә нишләп киттем. Бер дигән кеше иде ул. Себердә эшләп кайтканнар. Лесхозга токарь булып урнашкан. Лаеклы ялга чыккан. Кулыннан килмәгән эше юк иде. Ике катлы йорты нәкъ шәһәрчә. Янында улына йорт салып яталар иде. Шулай ук ике катлы. Икешәр сыер, үгез асрады. Эш, тормыш, дип яшәде. Эчеп йөргән кеше дә түгел иде. Нәрсә этәргән аны бу юлга? Аңлый алмыйм, – диде Айдар.

Хатыны Сания ханым белән сөйләшеп алдык.

– Эшкә бик таза иде, сүз дә юк. Өйне бергәләп төзедек. Мин дә гомер буе төзелештә эшләгән кеше. Кешеләргә карата бик әйбәт булды. Тик өйдә генә бик коры торды. Миңа гына түгел, балаларга да. Бар нәрсә дә аныңча гына булырга тиеш иде. “Мин әйттем”, – дип кенә кычкырды. Кул белән дә “уйнады”. Башта балалар хакына түздем, әмма соңгы тапкырында бик каты кыйнады, хастаханәгә эләктем. Аерылышырга гариза язган. Кул куярга кайттым.  Узган ел октябрьдә безне аердылар. Аралашмадык. Һәм менә шушы хәл. Гомер буе бөртекләп төзегән тормышыбыз санаулы минутлар эчендә юкка чыкты.

Менә шундый фикерләр. Бу хәлнең төп сәбәбен хәзер берничек тә ачыклап булмаячак, чөнки әлеге ир-ат аны үзе белән алып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International