Сайлаучылар ышанычын акларга

2021 елның 4 июне, җомга

Үткән якшәмбедә “Бердәм Россия” сәяси партиясеннән Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны ачыклау буенча алдан тавыш бирү уздырылды.

Татарстанда “Бердәм Россия” уздырган праймеризда 378480 кеше катнашты.

Онлайн рәвештә тавыш бирү 24 майда ук башланды. Безнең районда да алдан тавыш бирүләр оешкан төстә үтте. Барысы 13 сайлау участогы эшләде. “Бердәм Россия”дән Дәүләт Думасына сайлауда катнашачак кандидатлар исемлеге партиянең 19 июньдә узачак съездында расланачак.

Якшәмбе көнне иртәнге сәгать 10да район мәгариф идарәсе бинасында урнашкан сайлау участогына килдек. Тавыш бирергә нәкъ менә сәгать 10да активрак килә башладылар, диделәр. Республикада алдан тавыш бирүдә катнашу өчен 96 кандидат теркәлгән. Яртысы – 40 яшьтән яшьрәк. Һәм яртысы бернинди дә партиядә тормый. РФ Дәүләт Думасына кандидатлар исемлегендә волонтерлар, җәмәгать эшлеклеләре, студентлар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр бар.

Әлбәттә, сайлаучылар кандидатларга  ышаныч, өмет-хыяллар белән тавыш бирәләр. Сайлаучылар белән сөйләштек.

– Миңа 60 яшь, – дип сөйләде Владимир. – Без патриотик рухта тәрбияләнгән буын. Мине монда ил алдындагы гражданлык бурычы китерде.

Гүзәлия ханым:

– Балалар киемнәре бик кыйммәт. Дәүләт пособиене барлык балаларга да бирсен иде. Авыр хәллеләргә генә түгел.

– Балалар, яшүсмерләр өчен ял итү, күңел ачу урыннары кирәк, – диде Миләүшә ханым. – Ризыкка бәяне бик нык күтәрделәр. Көнбагыш маен мин моңарчы 75 сумнан ала идем, хәзер – 150 сумнан. Халык турында кайгырту шушымы?

– Хезмәт хакын күтәрсеннәр. Менә мин пенсионер. Җитмәгәннән эшләп йөрим.

– Ә мин җитмәгәннән ике урында эшлим, – диде яшь ханым.

Сайлауга ике баласын ияртеп килгән таныш ханымга: “Өченче балагызны табар идегезме? Өченче балага 450 мең сум пособие бирәләр бит”, – дип сорыйм. “450 мең сум күпме акча инде ул! Фатир бирсәләр – өченчесен табар идем, – диде таныш ханым. – Баланы үстерәсе, укытасы, үсеп җиткәч, һөнәр алдырасы, башлы-күзле итәсе, торак турында кайгыртасы бар.  Соңыннан синең байлыгың өчен сугышып-кычкырышып йөрмәсеннәр өчен тырышырга кирәк. Яңа туган балага дәүләт фатир бирсен иде. Андый илләр бар бит ул! Илгә хезмәт итсен өчен үстерәбез бит инде без аларны...”.

Сайлаучылар булачак депутатлар гади хезмәт кешесенең тормыш хәлен яхшырту буенча максатчан эш алып барсыннар иде дигән уй-теләкләр белән праймеризда катнаштылар. Теләк, ышаныч белән кандидатларга тавыш бирелгән икән – булачак депутатларга халык ышанычын акларга кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International