ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2021 ел
җомга

Арча районы прокуратурасы, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, райондагы биш авто-мәктәпнең эшчәнлегендә закон таләпләренең үтәлешен тикшерде. Дүрт мәктәптә тәртип бозулар ачыкланды.

Без үскәндә гаилә  саен 5-6-7-8 бала иде. Кайбер әниләр бала карарга кеше юк дип, эшкә бармаска маташкандыр инде. Бригадир сүгәр иде үзләрен: “Баласы күп имеш, баланы песи дә таба аны...”, – дип.

       Татар халкының борын-борыннан үткәрелеп килә торган бәйрәмнәренең берсе - Нәүрүз бәйрәме. Ул төрки һәм көнчыгыш халыкларында Яңа елны каршылау бәйрәме буларак уздырыла килгән. Нәүрүз көнчыгыш календаре буенча мартның 21 нче көнендә, ягъни көн белән төннең тигезләшкән көнендә үткәрелгән һәм күп кенә җирләрдә, әйтик, фарсыларда, гарәпләрдә, Төркия, Азәрбайҗан,  Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Казакъстан кебек илләрдә рәсмиләшкән дәүләткүләм бәйрәм сыйфатында хәзер дә уздырылып килә.

Узган шимбәдә Арча стадионында җырлап-биеп, төрле уеннар уйнап, кайнар чәй һәм коймак белән сыйланып, карачкы яндырып,  Май чабу бәйрәме үтте.

Биектау районы Шәпше авылында эстрада сәнгатенең "Созвездие–Йолдызлык 2021" XXI Ачык Республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры булды. Фестивальдә актив чыгыш ясап, Арча балалар сәнгать мәктәбе коллективлары һәм укучылары  лауреат исеменә лаек булдылар. 

I урын: «Ар-и-Эль» (уртанчылар группасы) бию төркеме (укытучы Камалова Эльза Илтүзәр кызы);


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Бик таләпчән, әмма кешелекле, юморны да яраткан җитәкче була ул.

Берәүне дә араламый, туган-тумачалык дигән нәрсәне белми.

15 мартта якташыбыз, Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинга 100 яшь тулган булыр иде. Ул шушы бер гасырның нибары 66 елын гына яшәп кала алган. Әмма әлеге чор эчендә күпме эшләр башкарырга өлгергән ул!

Быел Татарстанда 49 кеше газ сөременнән агуланган. Узган ел газдан агулану очраклары 12 айга 33 очрак булган. Ә быел инде ике ай ярым эчендә генә дә 25 очрак.

Альберт Гайнетдинов 1975 елдан бирле Арча сәнгать мәктәбендә эшли. Шуның 35 елын ул аның директоры була.

Әлмәт музыка училищесын тәмамлагач, ул бер ел Саба музыка мәктәбендә укыта. Аннан Казан мәдәният институтының халык музыка уен кораллары бүлегенә  укырга керә.

15 март бөтен дөньяда кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә.

Шул уңайдан Яңа Кенәр урта мәктәбендә викторина оештырылды. Анда 10 сыйныф укучылары катнашты. “Безнең мәктәп укучылары Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелгән олимпиадаларда да актив катнаша. Узган ел Адилә Нигъмәтуллина белән Камилә Шакирҗанова призерлар булдылар”, – диде җәмгыять белеме укытучысы Миләүшә Сәгыдиева.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2425 номерлы карары белән, федераль бюджеттан Россия кредит оешмаларына һәм махсуслашкан финанс җәмгыятьләренә 2019–2024 елларда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирелгән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 30 декабрендәге 1764нче номерлы карары белән расланган кредитлар буенча, алар алып җиткермәгән табышларны каплауга федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International