Биектау районы Шәпше авылында эстрада сәнгатенең "Созвездие–Йолдызлык 2021" XXI Ачык Республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры булды. Фестивальдә актив чыгыш ясап, Арча балалар сәнгать мәктәбе коллективлары һәм укучылары лауреат исеменә лаек булдылар.
I урын: «Ар-и-Эль» (уртанчылар группасы) бию төркеме (укытучы Камалова Эльза Илтүзәр кызы);
II урын: «Ар-и-Эль» (кечкенәләр группасы) бию төркеме (укытучы Камалова Эльза Илтүзәр кызы);
III урын: «Күңелле балачак» (кечкенәләр группасы) вокаль ансамбле (җитәкчеләре Фатыхова Альбина Мәхмүд кызы, Ганиева Алена Илья кызы)
«Вокал-Соло» номинациясендә зурлар төркеме:
I урын:
Сираҗиева Илзирә (укытучы Харисова Чулпан Фирдинат кызы),
Марданов Мөнир (укытучы Минхаерова Гүзәл Марсель кызы)
«Вокал-Соло» номинациясендә урта төркем:
II урын:
Пантелеев Родион (укытучы Фатыхова Альбина Мәхмүд кызы).
Шакирова Аделина (укытучы Гайнуллин Булат Марсель улы).
Җиңүчеләр эстрада сәнгатенең "Созвездие–Йолдызлык 2021" XXI Ачык Республика телевизион яшьләр фестиваленең апрель аенда Казанда үтәчәк суперфиналына чакыру алды.