ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2024 ел
шимбә

Иртән күрше шалтырата, чыгып кер әле, ди. Чыктым, күрештек: “Теге җәнлек тагын эләккән”, – ди. Теге җәнлек дигәне – әрлән. Узган ел алар күршеләргә ияләшеп алганнар иде.

Махсус хәрби операция барган зонада бер аягын югалткан Югары Бирәзә егете 23 яшьлек Фидаил Габдрахманов турында газетабызда язган идек.

Шәһәр ветераннары гуманитар ярдәм күрсәтүгә актив кушылды.

Пенсионерлар тырышлыгы белән соңгы арада гына да маскировка өчен дүрт сетка бәйләнде, гуманитар ярдәм җыелды. Соңгы вакытта алар солдатларга дару үләннәреннән чәйләр әзерли.

Пөшәңгәр авылы халкының бердәмлеге һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә бик күп эшләр башкарылган

Махсус хәрби операция барган зонадагыларга гуманитар ярдәм җибәрүгә яшьләр генә түгел, өлкәннәр, балалар да актив кушылган.

“Иң яхшы яшьләр проекты” җиңүчеләре унар мең сумлык сертификат белән бүләкләнде

Арча районында менә инде өченче ел рәттән район башлыгы премиясенә “Иң яхшы яшьләр проекты” бәйгесе уздырыла.

6 апрель көнне Арчада 16-17 яшьлек егет-кызлар арасында юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм машинаны фигуралы йөртү буенча бәйге узды.

Район социаль яклау идарәсенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә Бөтенроссия “Йөкле хатын-кызлар көне” билгеләп үтелде

Ул елга ике тапкыр: 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә рәсми рәвештә билгеләп үтелә. 2022 елдан башланды.

“Казан арты” музеендагы күргәзмәдә район ветераннары һәм инвалидларының кул эшләнмәләре конкурсына йомгак ясалды

Бар кеше дә сәләтле булып туа, аны вакытында ачарга гына кирәк, диләр. Төрле кул эшләнмәләре ясаучы һөнәрчеләрнең хезмәте сокландыра да, кызыктыра да, горурландыра да.

“Җидегән чишмә“ Арча халык театры һәм педагогика көллияте каршында эшләп килүче “Яшьлек“ театр студиясе артистлары очрашты.

Сүз язгы ташулар турында барганын аңлагансыздыр. Искечә апрель 14 апрельдә генә “туа“ әле, гадәттә яр тулган, боз киткән вакыт шул көннәргә туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International