2023 елның 20 декабре
20 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә:
төнлә һәм иртән көчле кар, дымлы кар; 5001000 м һәм аннан да азрак күрү начарланган буран; бозлавык;
төнлә һәм көндез томан һәм көчле җил (төнлә һәм иртән 15-20 м/с, көндез 16 м/с кадәр);
Почта әйләнешенә «С Новым Годом!» бәйрәм маркасы килде. Анда миләш ботакларыннан һәм кар бизәкләреннән ясалган орнаментлар белән бизәлгән кар бөртеге сурәтләнгән. Почта маркасы рәсеме профессиональ рәссамнар арасында Бөтенроссия рәсем конкурсы нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Җиңүче булып Мәскәүдән Ирина Киян танылды. Аның эше жюри тарафыннан танылу ала, шулай ук почта маркасы номинациясендә онлайн-тавыш бирүдә һәм тамашачылар симпатиясе призына иң күп тавыш җыя.
Соңгы елларда районыбызда хезмәт алдынгылары слеты үткәрү матур традициягә керде
Быелгы алдынгылар слеты күп яктан аермалы, үзенчәлекле иде. Ул “Арча“ спорт комплексының зур залында табын өстәлләре артында узды.
Бәйрәмне район башлыгы Илшат Нуриев ачты. Ул хезмәт алдынгыларын, кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте, районыбыз ирешкән уңышларга өлеш керткән һәркемгә рәхмәт әйтте, сәламәтлек, уңышлар теләде.
Арча педагогия көллияте студентлары коррупциягә каршы тору буенча белемнәрен ныгытты
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Арча районының “Алгарыш” яшьләр үзәгендә “Яшьләр коррупциягә каршы” дип исемләнгән чара узды.
Равилгә 58 яшь. Тумыштан аяклары йөрми. “8 ел инде ятып кына тора, аңынчы утыра иде әле”, – диде апасы Фәридә
Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Арча районы бүлекчәсе рәисе Сәгыйдә Гаязова, бүлекчә хисапчысы Гөлсинә Фәйзрахманова белән Арчада мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең хәлләрен белдек. Иң беренче караватта гына ятып торучы Равил Вафинның, аны караучы апасы Фәридә ханым янына бардык.
Юлыбызны дәвам иттек. Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Арча районы бүлекчәсе рәисе Сәгыйдә Гаязова һәм бүлекчә хисапчысы Гөлсинә Фәйзрахманова белән.
2020 елдан бирле эшләп килүче проект кысаларында районыбызда зур медиафорум узды
Чара 30 ноябрь көнне район Мәдәният йортында белгечләр катнашында әңгәмә белән башланып китте. Форумны “Мин Арча баласы” гимны ачып җибәрде.
Ноябрьнең соңгы атнасында районыбыз балалар бакчаларында “Әниләр көне”нә багышланган берсеннән-берсе матур бәйрәмнәр үткәрелде.
Шуларның берсендә, Арчаның 4нче номерлы балалар бакчасында узган Әниләр бәйрәмендә булырга насыйп булды. Башыннан ук заманча рух белән сугарылган чара, телевидениедә баручы тапшырулар форматында дәвам итте. Чыгышларда әкият тә, чынбарлык та күрсәтелде. Балаларның рус, татар һәм инглиз телләрендә иркен чыгыш ясаулары соклану уятты.
Бу объектларда булганнан соң шундый фикергә киләсең: тормыш бер урында гына тормый, никадәр генә зарланырга тырышсак та, күп нәрсә эшләнә
Район Иҗтимагый советының (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы булды.