Света Мөбарәкшина: “Бүген яңгыр ява. Тәрәзәгә карап мин елыйм. Минем белән бергә табигать тә елый. Бар да ана йөрәгендә бит”
Ике улын, башта Фирзәрен, аннан Искәндәрен махсус хәрби операция зонасына озаткан ана күңеле сабыйлары өчен телгәләнә.
Айдар Баһавиев: “Комиссиянең бурычы – кеше тормышын саклап калу. Арчада яшәүчеләрнең дә, килгән кунакларның да”
Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.
7 октябрьдә “Йөкле хатыннар көне” булды. Шул уңайдан Арча сәнгать мәктәбенә булачак әниләрне җыйдылар
Ишек төбендә берәү: “Монысы нинди бәйрәм икән тагын?” – дип, аптырашлы соравын бирде. Мин дә сүзсез калмадым: “Белгеч киңәшләрен, яңалыкларны тыңлап, концерт карап, күңелле һәм файдалы очрашу булачак ул”, – дидем.
Туган авылыма киттем. Автобустан балачак күршем Венера кызы Илүзә белән бергә төштек, юлда сөйләшеп бардык.
Сезне чын күңелдән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән котлыйм!
Әңгәмәдәшебез – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров
Айрат Фиркатович, авыл хезмәтчәннәре бәйрәме алдыннан быел башкарылган эшләр турында сөйләшеп алыйк әле.
10 октябрьдә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-18 м/с тизлектәге көчле төньяк-көнчыгыш җиле көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
Татарстанда 3 020 гаилә ана капиталының калган өлешеннән бер тапкыр бирелә торган түләү алды.
Бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль фонд бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтендә гариза бирергә кирәк.
8 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе:
Томан булганда:
Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра.
"Арча шәһәре" муниципаль берәмлегендә Арча муниципаль район башлыгы И.Г. Нуриев катнашында "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе үткәрелде, аның кысаларында 1600 ылыслы агач һәм миләш үсентеләре утыртылды.