2023 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә:
- төнлә һәм иртән ТР көнчыгышында урыны белән һавада һәм туфракта -1 кадәр туңу;
- көндез ТР буенча урыны белән көчле көньяк-көнбатыш җиле 15-17 м/с.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2023 елның 20 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән -2 кадәр туфракта һәм һавада томан һәм туңу көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Кабул итүгә алдан язылу Казан районара табигатьне саклау прокуратурасының 8(843)-590-24-48 телефоны, шулай ук Арча район Советы Аппаратының юридик мәсьәләләр бүлегенә мөрәҗәгать итү аша мөмкин.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан булганда: Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра.
Дан-шөһрәтләр Ватаны син, Арча!
Районның Шәрәфле гражданнары дигән мәртәбәле исемгә лаек булган кешеләрнең һәркайсын күреп беләм. Әмма болай бергәләп җыелганнарын күргән юк иде әле.
Республика буенча 78 яңа авыл җирлеге бинасы төзелгән (шуларның икесе Арча районында), 248е (дүртесе безнең районда) ныклап төзекләндерелгән
12 сентябрьдә Яңа Кишеттә авыл җирлегенең яңа бинасы үз ишекләрен ачты. Тантанада авыл җирлекләре башлыклары катнашты, кунаклар да кайткан иде.
Бу бәйрәм генә түгел, бу атка, хуҗаларына, җайдакларга игътибар да
Яңа Кырлайда “Ат көне” буласы алдан газетага бирелде, электрон челтәрләргә таратылды. Казаннан артистлар киләсе булгангамы, көн әйбәт иде – шуңамы, әллә ат ярышларын яратучылар бихисап – халык күп килде.
Дәресләр алып бара, шигырьләр, көйләр иҗат итә, дәрәҗәле бәйгедә җиңүчеләр исемлегенә керә – болар барысы да Арчаның алтынчы мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Ришад Сәйфетдинов турында
Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова
– Чулпан Равиловна, искә төшерик әле, грипп нинди чир ул?
– Грипп – грипп вируслары тарафыннан барлыкка килгән, борын, тамак һәм кайвакыт үпкәләргә зыян китерә торган инфекция чире ул. Вирус йоктырган кеше чирне җиңел яки авыр үткәрә, ә кайбер очракта, кешедә башка авырулар булганда һәм чир катлауланган очракта грипп үлемгә дә китерергә мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) мәгълүматларына караганда, Европада грипп-тан елына якынча 70 мең кеше үлә.
Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин үрнәгендә тәрбияләнгән егетләр яу кырында югалып калмый. Исән дә булсалар икән...
Яңа Кишет мәктәбендә махсус хәрби операция барган зонада һәлак булган Алмаз Сәлахиев һәм Фирдүс Гарипов исемнәрен мәңгеләштереп, истәлек тактасы ачылды.