Узган елның 2 ноябрендә эш башлаганнар. Гуманитар ярдәм белән соңгы машина әле шушы көннәрдә генә барып кайткан.
Яңа Кенәрдән Фәния Шәрәфиева белән көтмәгәндә очраштык. Моңа кадәр аралашуыбыз сәлам бирү, хәл сорашудан үтми иде. Аның волонтерлар төркемендә икәнен белгәнгә, бу юлы шул хакта сорашырга булдык.
Бер Күлтәс авылыннан 46 гармунчы чыккан! Шуларның 25е вафат, ә калганнары әле дә кулыннан гармунын төшерми
Узган шимбәдә Күлтәс авылы клубы янындагы мәйданчыкта “Авылымда гармун моңнары” дигән бәйрәм булды.
“Бердәм Россия” сәяси партиясе быел да “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе игълан итте.
Шул уңайдан мәктәпләрдә төрле чаралар оештырыла, анда район оешмалары җитәкчеләре катнаша.
2023 елның 25 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов һәм аның хатыны Г. А. Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү узды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә: «Кабул итү инде унынчы тапкыр үткәрелә һәм бу вакыт эчендә анда 500дән артык искиткеч татарстан гаиләләре катнашты...».
2023 елның 25 августыннан 1 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак.
2023 елның 25 августында 18 сәгатьтән 26 августта 18 сәгатькә кадәр Казан Буенча: Ачыклык белән болытлы. Төнлә башлыча явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз яңгыр. Җил төньяк-көнбатыш, көнбатыш 510 м/с, көндез урыны белән 14 м/с кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +10..+12, түбән урыннарда +7..+9˚. Көндез һаваның максималь температурасы +16..+18˚.
Бүген “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре өлкәннәр белән берлектә “Туган ягым - яшел бишек ” проекты кысаларында “Ислам нуры” исемле автоэкскурсия оештырылды.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында
сәгать 23тән. 22 августта 08 сәгатькә кадәр. 2023 елның 23 августы
2023 елның 23 августы төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Бүген “Казан арты” тарих-этнография музее “Туган ягым - яшел бишек” проекты кысаларында оештырылган “Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары” исемле күргәзмәне велоэкскурсиядә катнашучы яшьләргә тәкъдим итте.
«Кайнар линия» телефоны аша түбәндәге мәсьәләләр буенча мәгълүмат алырга мөмкин:
- мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфлар), урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү проблемалары турында.
«Кайнар линия» телефоннары: шалтыратулар өчен - (843) 236-00-71,
WhatsApp – 8(939) мессенджерына хәбәрләр өчен 345-37-50
Консультация вакыты: 10.00 дән 15.00 гә кадәр.
9 августа район башлыгы Илшат Нуриев игеннәрне урып-җыюда яхшы эшләгән өчен “Игенче” ширкәте комбайнчысы Хәниф Вильдановка, “Яңарыш” ширкәтеннән Фәрит Хөснетдиновка, “Курса МТСы” ширкәтеннән Радик Хәбибуллинга, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Рамил Нуриевка, Раил Фәйзрахмановка вымпеллар, акчалата бүләкләр тапшырды.
Мондый бүләкләрне һәр хуҗалыкның алдынгы комбайнчылары алачак. Аларның һәркайсы мактауга лаек
“Курса МТСы” ширкәте комбайнчысы Радик Хәбибуллин турындахуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов җылы сүзләр генә әйтте. Игенчеләр династиясенең бер буыны да икән әле. Улы Рәсим – хуҗалыкның баш агрономы, яшь белгеч. Шушы шимбәдә туйлары да буласы. Яшь парга бәхетле тормыш телик.