ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2023 ел
дүшәмбе

Мәмсә авылында яшәүче Рәмзия Хәбибуллина бик тә кызыклы шәхес.

Беренчедән, ул бүгенге көндә районда бердәнбер хатын-кыз комбайнчы. Икенчедән, менә дигән әңгәмәдәш, ул сөйләгәннәрне сәгатьләр буе ялыкмыйча тыңлап та булыр иде, әмма моның өчен аның вакыты тар, тәүлекнең һәр минуты язып куелган, дисәк тә ялгыш булмас.

– Бервакытны ашлык агуларга кеше булмады да, үзем алынырга булдым, - ди ул. – Әмма моның өчен медицина тикшерүе кирәк. Бардым, тикшерделәр, табиб кайбер проблемаларың бар, ди. Бар, билгеле, дим. Мин кияүгә чыкканда әти: “Кызым, артка юл ябык, - диде. – Барган җиреңдә 20 процентка кимрәк ишет, 20 процентка кимрәк күр, 20 процентка кимрәк сөйләш.” Шулай булгач ничек проблемалар булмасын инде?

Совет чорында аның кебек шәхесләр турында кычкырып әйтергә дә ярамый иде.

Татар халкының йөзек кашлары булган язучыларыбыз Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Сибгать Хәким, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, мәгърифәтчеләр Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗәни белән беррәттән атала торган тагын бер якташыбыз бар әле безнең. Сүз Шәмсетдин Күлтәси турында бара һәм, дөресен әйткәндә, аның кем икәнлеген белүчеләр аздыр.

Шуңа күрә башта шушы шәхес белән тулырак таныштырып китик.

Дин эшлеклесе, фәнни белемнәрне халыкка җиткерүдә күп хезмәт куйган татар мәгърифәтчесе Шәмсетдин Мөхәммәд бине Нурмөхәммәд бине Таһир Казан губернасының хәзерге Арча районы Күлтәс авылында туып-үскән. Курса һәм Түнтәр мәдрәсәләрендә белем алган, яшьтән үк үзлегеннән рус телен өйрәнгән, рус фәне һәм әдәбияты белән кызыксынган. Патша армиясендә хезмәт итеп кайтканнан соң, башта бер фабрикантның идарәчесе, соңрак Күлтәс авылы имамы һәм мөдәррисе була, балаларны укырга-язарга өйрәтә, фәннәрнең нигезләре белән танышырга булыша.

“Гәүдәсен туган авылга алып кайтып, туган җир куенына иңдерү, барып сөйләшергә кабере булу – минем өчен бәхет. Чит җирләрдә ятып калу түгел”. Ана сүзен әнә шулай башлады

Мобилизацияләнеп китеп, махсус хәрби операция булган зонада һәлак булган якташыбыз Алмаз Сәләхиевның әнисе Гөлназ ханым белән өендә очраштык.

Алдан шалтыратып рөхсәт сорап, киләсе вакытны хәбәр итеп куйганга, Гөлназ ханым безне капка төбендә үк каршы алды. Ана йөрәген яраламас өчен бераз вакыт үткәнне көткән идек без. Тик...

– Һай, онытыла торган әйбермени ул, – диде Гөлназ ханым һәм күзләре мөлдерәмә яшь белән тулды.

Ул күз яшьләрен күрсәтмичә, йөрәге белән елый. Аналар аның хәлен аңлый. Берәүгә дә баланың ачы хәсрәтен кичерергә язмасын, Гөлназ ханымга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.

Фәтхрахман Хәкимов җитәкчелегендәге Арча халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына Камчаткадан башлап, Балтыйк буе республикаларыннан, Урта Азиядән почта аша заказлар килә

Арчада Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты хезмәткәрләренә һәм РСФСРның атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре Фәтхрахман Хәкимов хөрмәтенә истәлек тактасы ачу тантанасы булды.

 Яшьләр хәзер әлеге оешманың нәрсә икәнен дә белми. Ә менә өлкәннәр аны бик яхшы хәтерли. Чөнки киемнәр, бүрекләр, күн, резина аяк киемнәре тегәсе, киез итекләр бастырасы, телевизор төзекләндерәсе, матрац, юрган  сырдырасы, трикотаж әйберләр бәйләтәсе, тимердән баклар, мичләр, торбалар әзерлисе, фотога төшәсе, мамыктан шәл бәйлисе һәм йон тетәсе, чәч кистерәсе, әйберләрне химик чистартуга бирәсе, чардуган, истәлек ташлары ясатасы һәм башка тагын бик күп төрле эшләрне башкарасы булса, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына мөрәҗәгать итә идек.

Арчада яшәүче тумыштан сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле Рамил Шәрәфетдинов үз эшен башлап җибәрде

Бу хакта ел башында газетабызда язып чыккан идек инде. Аннан соң берничә ай вакыт үтте. Бүген аларның эшләре ничек бара? Рамилнең үзе белән остаханәләрендә очраштык. 

Әнисе Тәнзилә ханым белән дә, Рамилнең үзе белән дә очрашкалап торабыз. Аларга мин аптырап та, сокланып та, кызыксынып та карыйм. Шуның кадәр ихтыяр көче булыр икән егеттә! Исең китәрлек. Ә әнисе аның киңәшчесе, ярдәмчесе, илһам һәм көч, дәрт биреп торучысы. Сау-сәламәт баланы тәрбияләп була ул, тумыштан сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле баланы башкаларны күреп кимсенмичә, киресенчә, үзен алар белән бертигез күреп, калышырга теләмичә яшәрлек итеп тәрбияләп кара. Монда инде Тәнзилә ханымның тырышлыгына, үҗәтлегенә сокланмый мөмкин түгел.

2023 елның икенче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре” район газетасына 3233 кеше язылды. Бу узган елның икенче яртыеллыгына караганда күпкә артык.

8 август көнне район газетасына яздыру буенча беренче өч урынны яулаган почта бүлекчәләре җитәкчеләренә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Һәр вакытлы матбугатка яздыру кампаниясе вакытында район газетасы редакциясе почта бүлекчәләре арасында бәйге оештыра. Кем күпме яздырган һәм планны үтәгән? Әмма бәйгенең шарты бар. Аның нигезендә хуҗалыклар санына карата күпме язылганнары исәпкә алына һәм шуның өстенә әле язылучылар саны узган елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда артыграк булырга тиеш.

Арчадан Алмаз Закировны мәктәп елларыннан беләбез. «Арча»спорт комплексында таэквон-до секциясендә шөгыльләнде. Тренеры - Газинур Борханов.

Алмазның җиңүләре турында газетабызга язып тордык. Ул Татарстан, Россия, Европа чемпионы! Әтисе Илфат Закиров - районның таэквон-до федерациясе рәисе. Аның ярдәмен һәрчак тоеп торалар. Алмаз Арчаның 1нче мәктәбен алтын медальгә тәмамлады. Аның исеме районның «Йолдызлар аллеясы»на кертелде.


11
август, 2023 ел
җомга

Арча шәһәренең 4 нче балалар бакчасында мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрмәгән балаларның ата – аналары өчен 2019 елдан "Об-Раз" консультация үзәге эшли. Консультация үзәге бу дүрт ел дәвамында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2019 һәм 2021 еллардагы грантлары ярдәмендә түләүсез нигездә эшләде.

"Об-Раз" консультация үзәгендә ата-аналар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табалар. Белгечләр ата-аналар белән билгеле бер ситуацияләрне хәл итү максатыннан бала белән элемтә урнаштыралар, аны төрле хәрәкәтләр ясарга, сөйләм һәм иҗади активлыкка җәлеп итәләр. Нәтиҗәдә, балалар бакчага адаптация кыенлыклары кичермичә йөри башлыйлар, ә ата-аналар балалар бакчасына йөрүнең беренче көннәреннән үк белем бирү оешмасының асылын объектив кабул итәләр һәм аның тормышында актив катнашалар.


4
август, 2023 ел
җомга

“Кырлай” ширкәте җитәкчесе Илнар Гайнетдинов белән басулар буйлап йөрибез. Комбайннар көзге бодай суга

“Менә монысында Расих Галимҗанов эшли, – диде җитәкче. – Пошалымнан килде. Бик тырыш. Яңа кайткан комбайн бирдек үзенә. Әнә “КамАЗ”да ашлык ташучы Илһам Хамматов – Пошалымнан.

Ленар редакциягә бер кочак бүләк күтәреп килеп керде

Безгә бирү өчен, дип уйламагыз тагын, республика күләмендә 26 июльдә узган бәйгеләрдә яулап алган бүләкләре ул аның. Дәү кубок, чемпион тасмалары, Рәхмәт хатлары, медальгә кадәр бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International