1 августта Мөндеш авылында Хәлим Гарипов фермер хуҗалыгында районның фермер хуҗалыкларында терлекләрне чиплаштыруга багышланган семинар булды.
Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, ветеринария, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, фермерлар катнашты.
“Болындагы чәчәкләр мең төрле, алар шулай күп төрле булулары белән матур”, – дигән иде бер танышым. – Кешеләр дә шулай, алар бар да бер төрле булса, бер дә кызык булмас иде
2023 елның беренче яртыеллыгында Арча районы территориясендә 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда 20 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Һәлак булучылар юк
Иске Кырлай мәктәбеннән ике укучы кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада катнашкан һәм призлы урыннарга ия булган
Быел алар тугызынчы сыйныфны тәмамлаган. Киләчәктә шушы юнәлешне сайларлармы? Әллә ул вакытлыча гына мавыгумы?
“Авыр еллар бездән спортчы ясады, авырлыклар чыныктырды. Тәмле ашаган – тартышкан, диләр Ачлык көчле булырга өйрәтте. Озак яшәүнең сере дә шундадыр, дип уйлыйм”
Узган атнада Мөрәледә яшәүче Әлфия апа Җәләлиеваның йөз яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Йөзьяшәр әбине котларга Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре белән район башлыгы Илшат Нуриев килгән иде.
Барлыгы Арча буйлап 15 чакрым юл! Велосипедта! Яхшы кәеф һәм саф һавада ике сәгать вакыт.
21 июль көнне шәһәрдә велосәяхәт узды. Аның максаты шәһәрдәге велосипедчылар өчен яңа юлларны сынап карау, Арчаның тарихы һәм бүгенгесе белән якыннан танышу, аның үсешен күзаллау иде.
Сезгә, якыннарыгызга һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телим.
Елдагыча Татарстан Социаль фонды 2022 елда алар өчен иминият кертемнәре күчерелгән 250 меңнән артык эшләүче пенсионерның пенсияләрен 1 августтан яңадан исәпли.
"Пенсия күләме билгеле бер коэффициентка арта торган традицион индексациядән аермалы буларак, август аенда яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле. Эшләүче пенсионерларның хезмәт хакларының да, иминият кертемнәренең дә төрле булуын исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә августта пенсия артуы индивидуаль характер йөртә, ул 3 пенсия коэффициенты белән чикләнгән”, - дип ачыклык кертте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Донбасстагы сугышта гомерләре өзелгән балалар истәлегенә шәмнәр кабызып, хәтер урынына чәчәкләр, уенчыклар куйик.
Вакыт авышты, дисәк тә, быел урак өсте бик иртә башланырга ошамаган
18 июльдә “Казанка” ширкәтендә беренче бункер арышны суктырып карадылар. “Бер басудагысының дымлылыгы 30 проценттан артык, икенчесенеке 26 процент чамасы булды, – ди хуҗалык җитәкчесе