Тренер Газинур Борханов укучысы белән горурлана!

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Арчадан Алмаз Закировны мәктәп елларыннан беләбез. «Арча»спорт комплексында таэквон-до секциясендә шөгыльләнде. Тренеры - Газинур Борханов.

Алмазның җиңүләре турында газетабызга язып тордык. Ул Татарстан, Россия, Европа чемпионы! Әтисе Илфат Закиров - районның таэквон-до федерациясе рәисе. Аның ярдәмен һәрчак тоеп торалар. Алмаз Арчаның 1нче мәктәбен алтын медальгә тәмамлады. Аның исеме районның «Йолдызлар аллеясы»на кертелде. Әле яңа гына Казанның Архитектура-төзелеш университетын тәмамлады. Кызыл дипломга! Менә ниләр сөйли тренеры Газинур Юнысович: «Чын күңелемнән мин җиңелмәс чемпионыбыз Алмаз Закировны котлыйм!  Шулай ук шундый тырыш, максатчан, тәртипле ул үстергәннәре өчен Алмазның әти-әнисе Илфат һәм Финзилә ханымны котлыйм! Таэквон-до спорты, бергә секцияләрдә шөгыльләнү еллары егетне үз максатына ирешүчәнлеккә, туктап калмаска, җиңелмәскә өйрәтте.  Алмаз, алга таба да шулай башыңны югары тотып, алга куйган матур максатларыңа ирешә бар! Бәхетле бул!».

 Без Алмазның үзе белән дә сөйләштек. Уңышлары белән котладык. «Инде мин м12 һәм м7 трассаларында күперләр һәм тонельләр эшләүче предприятиедә эшлим, - дип сөйләде ул. - Һөнәрем буенча инженер-төзүче мин». Без Алмазга исәнлек-саулык, алдагы тормышында уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International