ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Районда язгы кыр  эшләре тулы көченә бара. Быел илкүләм  сукачылар ярышы да бездә узачак.Р

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов 14 апрельдә Арча районында булды. Ул хуҗалыкларда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Районның мәшгульлек үзәгендә эшкә урнаштыру, эш тәкъдим итү буенча ярминкә булды.

Ул – Бөтенроссия күләмендә бара торган (шул исәптән Татарстанда да) ярминкә. Менә кайсы оешмалар эш тәкъдим итте: Яңа Чүриле интернат-йорты, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, “АрскПласт”, “Техно-Арск”, “Агрохимия”, “Винербергер Коркачык”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре, Форпост һ.б. Барысы 15 оешма вәкилләре 58 эш урыны тәкъдим итте. Ярминкәгә 93 кеше килде. Шуларның 38е – Арча агросәнәгать һөнәр көллияте филиалы һәм гуманитар техникумның чыгарылыш студентлары.

Чыгарылыш сыйныф укучылары Казан федераль университеты укытучылары һәм студентлары белән очрашты.

Арча педагогия көллиятендә “Мәдәниятләр калейдоскобында фән һәм без” дигән мәдәни-мәгариф проекты үтте. Анда Казан федераль университеты укытучылары һәм студентлары, чыгарылыш сыйныф укучылары, чит телләр укытучылары, республиканың 10 районыннан килгән психологик-педагогик сыйныфта укучылар катнашты.

Зилә ханым ансамбльгә нигез сала, ярты гасырдан артык җитәкли, югары дәрәҗәгә күтәрә.

Вакыт белән хисаплашмый торган, тынгысыз хезмәт. Әмма һәр эштән тәм таба белергә генә кирәк

Энҗе Мөхәммәтҗанова турында күптән язасы килеп йөри иде. Ниһаять, бу теләк безне очраштырды.

Алтын туй – еллар сынавына бирелмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр бергә яшәү өчен күпме сабырлык, акыл, өмет, ышаныч кирәк!

Татарстан дәүләт порталында 31 майга кадәр 2024 елда төзеләчәк парк һәм скверлар өчен тавыш бирү бара

Республикада иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча проектлар ел да тормышка ашырыла.

Бүген безгә гадәти булмаган катлаулы шартларда яшәргә туры килә. Тарихта инде ничәнче тапкыр илебез Көнбатышның безгә карата булган явызлыгы белән бәрелешә һәм аңа каршы тора. Алда 9 май, Бөек Ватан сугышында Җиңү көне.

“Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр Ватанны саклый”, – ди халык

Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул – армия сафларында хезмәт итү.

Узган атнада районыбыз мәктәпләре укучылары инглиз теле буенча “Минем туган ягым. Кешеләр, вакыйгалар, фактлар” фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Алар “Илләр, мәдәният һәм тарих”, “Геройлар кайдан барлыкка килә?” юнәлешләре буенча эшләгән эшләрен тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International