Исегезгә төшерәбез, республикада янгынга каршы махсус режим гамәлдә.
Арча районының хөрмәтле гражданнары, янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә, торак пунктлар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләре хуҗалары (җирдән файдаланучылар, җир хуҗалары һәм җир кишәрлекләрен арендалаучылар), бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрен даими рәвештә чүп-чардан чистартып һәм үләнне чабып торырга тиеш.
«ТР киңлекләрен планлаштыру институты» ДБУ «Мәскәү генпланы институты» ДАУ белән берлектә Казан агломерациясенең һәм аңа якын территорияләрнең мастер-планын эшләү кысаларында халык арасында «Минем хәрәкәтләрем 2023» транспорт - социологик тикшеренүне башлап җибәрде.
Күчмә чара барышында Арча муниципаль районының коммуналь инфраструктура объектларын карау һәм Дәүләт комитеты компетенциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча (бәяләрне, тарифларны билгеләү) гражданнарны күчмә кабул итү (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 13.11.2006 №537 карарына ярашлы) оештырыла.
Урта Пошалым авыл китапханәсе укучылар арасында «Экология турында язабыз» дип аталган әдәби конкурс игълан иткән иде. Конкурста катнашучылар Экология һәм планетабызны саклау темасына шигырьләр, хикәяләр, эсселар тәкъдим иттеләр.
22 апрель-Бөтендөнья Җир көне. Бу бәйрәм планетабызның глобаль бәйрәме. Шушы истәлекле көн алдыннан, шулай ук «Язгы изгелек атнасы» кысаларында Арча район балалар китапханәсендә «Җир шары - безнең зур йортыбыз» исемле экологик дәрес үтте. Ә кунакларыбыз - 9 нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм 1 нче мәктәпнең 2 нче В сыйныф укучылары булды.
"Электрон чират" сервисы гражданнарга эш материаллары белән танышу, суд акты бирү, шул исәптән законлы көченә керү билгесе белән, башкару кәгазе яки архив документлары белән танышу өчен суд участогына кабул итүгә язылырга мөмкинлек бирә.
Катнашучылар, яшьләренә карап, Арча -Эзэк-Иске Яваш-Яңа Кырлай дистанциясен үтәләр. (7 км, 11 км, 24 км)
Кунаклар үзләрендә заманча һөнәр көллияте, агропарк булдыру өчен безнең тәҗрибәне өйрәнергә килде
Арча чигендә Саха (Якутия) Республикасының Амгинск районыннан килгән кунакларны ипи-тоз, якты йөз, гармунда татар көйләрен уйнап, матур итеп каршы алдылар.
1 апрельдән башлап районда санитар-экологик икеайлык игълан ителгән иде. Аның кысаларында шәһәребез һәм районыбызны чүп-чардан чистарту буенча өмәләр уза.
Шундый өмәләрнең чираттагысы узган шимбәдә “Казансу” паркында узды. Анда район оешма, предприятие һәм учреждение коллективлары – барысы 300дән артык кеше катнашты.
Быелгы яз гаҗәпләндерүен дәвам итә. 9 апрельдә чәчүгә чыксыннар әле!
Кем әйтмешли, мондый хәлне бабайлар да күрмәгәндер. Чәчүгә 9 майда гына чыга алган еллар да булганлыгын исәпкә алсак, бигрәк тә.
– Бүген “Яңарыш“ ширкәте арпа чәчә башлый, – дип шалтыратты район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин.