«Экология турында язабыз» дип атвлган әдәби конкурс

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Урта Пошалым авыл китапханәсе укучылар арасында «Экология турында язабыз» дип аталган әдәби конкурс игълан иткән иде. Конкурста катнашучылар Экология һәм планетабызны саклау темасына шигырьләр, хикәяләр, эсселар тәкъдим иттеләр. Конкурста өлкәннәр дә, балалар да катнашты. Конкурсның максаты: талантлы авторларны экологик проблемаларны хәл итүгә җәлеп итү. Катнашучылар тәкъдим иткән әсәрләр китапханәнең «В Контакте» социаль челтәрендәге битендә урнаштырылып барылды. Тәкъдим ителгән әсәрләрнең тематикасы табигатьне һәм аны саклауны, табигатебезгә кешеләрнең карашын яктырта. Шушы әсәрләр аша, алар укучыларга, аеруча балаларга табигатьне саклауның мөһимлеген күрсәтәләр.

Экологик белем көнендә конкурсның нәтиҗәләрен игълан иттеләр:                

балалар арасында:

1 урын - Югары Пошалым башлангыч мәктәбе укучысы Рахимҗанов Ранил;

2 урын - Югары Пошалым башлангыч мәктәбе укучысы - Ходжаев Ахмад.

өлкәннәр арасында:

1 урын - Югары Пошалым авылыннан - Шарафиев Ренат Минзөфәр улы;

2 урын - Югары Бирәзә авылыннан Филсинә Корбангалиева.

         Җиңүчеләр диплом һәм балалар язучысы Йолдыз Шарапованың автографы белән китаплар белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International