Яшәгән җиребез чиста булсын!

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

1 апрельдән башлап районда санитар-экологик икеайлык игълан ителгән иде. Аның кысаларында шәһәребез һәм районыбызны чүп-чардан чистарту буенча өмәләр уза.

Шундый өмәләрнең чираттагысы узган шимбәдә “Казансу” паркында узды. Анда район оешма, предприятие һәм учреждение коллективлары – барысы 300дән артык кеше катнашты.

“Өмәләр апрель башыннан бирле дәвам итә, – диде “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары, Арча шәһәре Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова. – Бүген районыбызның хезмәт коллективлары “Казансу” паркын чүп-чардан, коелган яфраклардан, корыган ботаклардан арындыра. Һәр коллективка кишәрлекләр бүлеп бирелгән. Моннан тыш, мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары өмәләрдә актив катнаша. Алар җәмәгать киңлекләрен, паркларны, үзләренә бүлеп бирелгән территорияләрне чистартты. Өмәләр атна саен булачак. Әле елга буйларын, зиратларны чистартасы бар”.

Район администрациясе, федераль казначылык идарәсенең Арчадагы бүлеге, финанс-бюджет палатасы, мәдәният, мәгариф идарәләре, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, статистика бүлеге, агросәнәгать көллияте, балалар сәнгать мәктәбе, социаль фонд, дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча бүлеге, “Энергосбыт”, ДОСААФ, экология идарәсе, район газ хезмәте, Таттелеком, социаль яклау бүлеге, “Арча МСО”сы, “Водоканал-Сервис”, “Бердәм Россия” сәяси партиясе, “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе һ.б. – һәр коллектив “Казансу” паркын җыештыруга үз өлешен кертте.

“Узган атналарда үз территорияләребезне җыештырган идек, – ди “Бердәм Россия” сәяси партиясе белгече Талия Юнысова. – Үзебезгә билгеләнгән территорияләрне гел карап, чистартып торабыз. Бүлмәләрне дә җыештырып чыгардык, тәрәзәләрне юдык. Бүген коллектив белән “Казансу” паркын чистартырга төштек. Мондый өмәләр кирәк, дип саныйм. Тирә-юнебез чиста, матур булса, үзебезгә дә күңелле, рәхәт бит”.

Социаль фонд хезмәткәрләре дә үз территорияләрен тәртипкә китереп өлгергән инде.

“Мондый өмәләрдә ел саен катнашып киләбез, – ди Социаль фонд җитәкчесе урынбасары Миләүшә Сабирова. – “Казансу” паркы – барыбызның да яратып йөри торган ял итү урыны. Шуңа күрә аны чиста, төзек тоту – безнең бурычыбыз”.

Уздырылган өмәнең файдасы зур булды – “Казансу”  паркы күзгә күренеп чистарды, матурланды, яшәрде.

 

Резедә Хәкимҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International