Исегезгә төшерәбез, республикада янгынга каршы махсус режим гамәлдә.
Арча районының хөрмәтле гражданнары, янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә, торак пунктлар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләре хуҗалары (җирдән файдаланучылар, җир хуҗалары һәм җир кишәрлекләрен арендалаучылар), бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрен даими рәвештә чүп-чардан чис-тартып һәм үләнне чабып торырга тиеш.
Оешма җитәкчеләре саклау объектларын һәм алар янәшәсендәге территорияләрне, шул исәптән саклау объектлары арасында, ягулык калдыкларыннан, чүп-чардан, тартмалардан һәм коры-сарыдан чис-тартуны тәэмин итәргә тиеш.
Әлеге чорда коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела.
Урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар территорияләрендә, шулай ук урман-парк зоналарында һәм урман массивлары белән чиктәш территорияләрдә ачык утта (учак, мангал) ризык әзерләү тыела.
Янгынга каршы режим таләпләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Арча һәм Әтнә районнары
буенча янгын күзәтчелеге бүлеге