22 апрель-Бөтендөнья Җир көне. Бу бәйрәм планетабызның глобаль бәйрәме. Шушы истәлекле көн алдыннан, шулай ук «Язгы изгелек атнасы» кысаларында Арча район балалар китапханәсендә «Җир шары - безнең зур йортыбыз» исемле экологик дәрес үтте. Ә кунакларыбыз - 9 нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм 1 нче мәктәпнең 2 нче В сыйныф укучылары булды.
Җир шары юмарт булса да, хаталарны кичерми! Балалар бергәләп әйләнә-тирә мохит турында дулкынландыргыч сорауларга җаваплар эзләделәр. Ә нәни китап укучыларыбыз 9 нчы балалар бакчасындагы тәрбияләнүче балалар гыйбрәтле язгы экологик әкият күрсәттеләр. Аннары балалар бергәләп экологик викторинада актив катнашып яхшы белемнәрен күрсәттеләр, әйләнә-тирә мохит турында яңа кызыклы фактлар белделәр.
Бүген балалар җир планетасын танып белүгә бер зур адым ясадылар, аларны яшь экологлар дисәндә буладыр мөгаен.
Җир-безнең уртак йортыбыз, аның матурлыгын һәм байлыгын саклап калу бик мөһим! Әгәр дә, кеше үзенең нинди гаҗәеп матур планетада яшәгәнен белеп тә, ул аны яратмаса һәм сакламаса – бу зур гонах һәм хата булачак! Дуслар, планетабызны яратыгыз һәм саклагыз, ул безнең бердән-бер!