"Минем хәрәкәтләрем 2023" - Казан агломерациясенең транспорт-социологик тикшерүендә катнашу

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

«ТР киңлекләрен планлаштыру институты» ДБУ «Мәскәү генпланы институты» ДАУ белән берлектә Казан агломерациясенең һәм аңа якын территорияләрнең мастер-планын эшләү кысаларында халык арасында «Минем хәрәкәтләрем 2023» транспорт - социологик тикшеренүне башлап җибәрде.

Транспорт-социологик тикшерү үткәрүнең максаты - транспорт төеннәрен бушату һәм автомобиль юлларында проблемалы участокларны киметү, шулай ук үз эченә Казан шәһәре, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Питрәч, Лаеш муниципаль берәмлекләрен алган Казан агломерациясе халкына транспорт хезмәте күрсәтүне яхшырту.

Тикшерүдә теләгән һәркем катнаша ала. Язмача тутыру өчен анкеталар Казан КФҮнең һәр район бүлегендә – Авиатөзелеш (1 КФҮ), Вахитов (2 КФҮ), Киров (2 КФҮ), Мәскәү (3 КФҮ), Яңа Савин (Мәскәү районына карый), Идел буе (2 КФҮ) һәм Совет (3 КФҮ), шулай ук республика башкаласына якын муниципаль районнарның КФҮләрендә тәкъдим ителгән: Зеленодольск, Лаеш, Арча  һәм Балык Бистәсе.

Шулай ук сораштыруны смартфон камерасын әлеге яңалыкның куар-кодына юнәлдереп алып барып була, ул сезне «Минем хәрәкәтләрем 2023» телеграм-каналының чат-ботына күчерәчәк.

Моннан тыш, «ТР киңлекләрен планлаштыру институты» ДБУ Казан 2050.рф сайтында социологик сораштыру үткәрүне дәвам итә. Анда агломерацияне үстерү буенча үз тәкъдимнәреңне генә калдырып калмыйча, башка кешеләр нәрсә тәкъдим иткәнен дә белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International