Эшсезләр дә, эше дә бар

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Районның мәшгульлек үзәгендә эшкә урнаштыру, эш тәкъдим итү буенча ярминкә булды.

Ул – Бөтенроссия күләмендә бара торган (шул исәптән Татарстанда да) ярминкә. Менә кайсы оешмалар эш тәкъдим итте: Яңа Чүриле интернат-йорты, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, “АрскПласт”, “Техно-Арск”, “Агрохимия”, “Винербергер Коркачык”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре, Форпост һ.б. Барысы 15 оешма вәкилләре 58 эш урыны тәкъдим итте. Ярминкәгә 93 кеше килде. Шуларның 38е – Арча агросәнәгать һөнәр көллияте филиалы һәм гуманитар техникумның чыгарылыш студентлары.

Арчаның мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллина: “Безнең эшебез күпкырлы булса да, төп максатыбыз – кешене эшле итү, эшкә урнаштыру, – дип сөйләде. – Бүгенге көндә безнең үзәктә 81 эшсез кеше теркәлгән. Шуларның 25е пенсия алдындагы кешеләр, яртысы авыл җиреннән һәм яртысы Арча шәһәреннән. Без аларга 11 төрле хезмәт күрсәтәбез. Эш тәкъдим итәбез, безнең аша берәр төрле һөнәргә укый алалар, үзәк аша үз эшен ачарга мөмкинлек бар һ.б. Бездә эшкә урнашу буенча исәптә торучылар үзәк ярдәме белән теге яки бу һөнәргә укый да алалар. Шулай ук райондагы һөнәр көллиятләре белгечләре ярдәмендә һөнәр үзләштерә алалар. Мәсәлән, тегүче, санитар, тракторчы, эретеп ябыштыручы, пешекче, шәхси сакчы, массажист, тырнак, чәч ясаучылар һ.б. Алар укыган вакытта бездән исәптән төшмиләр, пособие алып баралар һәм укыган өчен дә аларга безнең оешма акча түли. “Демография” илкүләм проекты нигезендә безнең аша декрет ялындагы әниләр, баласы 7 яшькә кадәр булган эшләмәүче  аналар, 50 яшьтән узганнар, эшсез кешеләр Казанда федераль оператор проектына кергән оешмаларда укый алалар. Алар күбрәк дистацион рәвештә укыйлар, ягъни һөнәр бирүче оешмага барып та йөрисе юк. Былтыр без бу программа нигезендә 58ләп кешене укыттык. Хезмәтне саклау белгечлегенә яратып укыдылар”.

Әнә, “Агрохимия” ширкәтенә йөк машиналары йөртүчеләр кирәк. “Россия почтасы” җәмгыятенә почта таратучылар, шофер, Коркачыктагы “Винербергер” җәмгыятенә электр механигы, шофер булып эшкә урнашып була һ.б. Эш сорап килүчеләргә алар хезмәт шартлары турында сөйләделәр. Коркачыктагы кирпеч җитештерүче “Винербергер” җәмгыятеннән килгән вәкил Альбина Муницына: “Бездә шоферлар машинасы ватылса, үзе рәтләми, техникага хезмәт күрсәтүче аерым бригада бар”, – дип сөйләде. Шунда  чәченә чал кергән бер ир кеше кызыксынды. Әмма “Без пенсионерларны алмыйбыз” – диде “Винербергер” вәкиле. “Мин пенсиядә түгел әле”, – диде ир. Яшь кешегә олыраклар пенсионер булып күренә торгандыр шул. “Анда 52 яшьлекне дә шофер итеп эшкә алмыйлар, яшьләр кирәк”, – дип әйтеп куйды арадан берәү. “Ник почта таратучыларга кытлык икән?” – дип тә кызыксындылар. “Товар сатарга кушалар – әнә шул кыенлаштыра эшне”, – дип әйттеләр. Бер хатын-кыз: “Почта таратырга үзем керер идем. Миндә астма – ярамас”, – диде. Хезмәт ярминкәсе әнә шулай эш шартларын, хезмәт хакларын әйтеп, ачыктан-ачык сөйләшү рухында барды.

Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты җитәкчесе Рәисә Хөснетдинова: “Безгә нянка, авыруларны карау-чылар, хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары кирәк”, – дип, ярминкәгә килүчеләргә эш тәкъдим итте. Кызыксынучылар булды. Соңыннан белештек. Ярминкәнең файдасы булган. Интернатка эшкә урнашырга килүчеләр бар.

Пенсионерлар да эш сорап мөрәҗәгать итәме-юкмы – бу сорау белән дә кызыксындык. “Килүчеләр бар, – диде мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия Гыйбадуллина. – Әмма без аларны  рәсми рәвештә теркәмәсәк тә, эшкә урнашу мөмкинлеге булса – тәкъдим итәбез. Яңа гына бер хатын-кыз безнең аша берәүнең өен җыештыручы булып эшкә керде”.

Озын сүзнең кыскасы, эш сорап килүчеләр дә эш тәкъдим итүчеләр дә шактый иде. Арчада эш юк дигән булалар тагы...

Ярминкә икенче көнне дә дәвам итте.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International