ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2022 ел
сишәмбе

        «2016-2024 елларда Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карары кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты (алга таба – Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты) «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы – коммерциячел булмаган оешма һәм ачык хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» конкурсларын үткәрә.

Социаль челтәрләрдә һәм ММЧда бастыру өчен кирәкле барлык материаллар түбәндәге сылтама буенча урнаштырыла: disk.yandex.ru/d/1xQqhXjQM48OiA «Контент-марафон» республика проекты турында нигезләмә;

• «Контент-марафон» республика проекты турында мәгълүмати белешмә;

• Сайтларда һәм социаль челтәрләрдә бастыру өчен җайлаштырылган афишалар;

* Сайтларда һәм социаль челтәрләрдә «Контент-марафон» республика проекты турында текстлар.


15
июль, 2022 ел
җомга

2022 елның 19 июлендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итә.


14
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

“Курса МТСы” ширкәте базасында район сыер савучылары һәм ясалма орлыкландыру технологлары бәйгесе үтте.

Якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев Курса атамасының аккошларга бәйле рәвештә килеп чыккан булуы мөмкин, дип яза. Кайчандыр Курса болыннарындагы сулыкларда әлеге мәһабәт кошлар күпләп туктала торган булган...

Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе итеп Абдуллин Ленар Илсур улы билгеләнде.

Быелгы язгы чакырылышны төгәлләү көне иде бу. Җиде егет.

Әтнәдән Айзат Әсәдуллин, Арчадан Искәндәр Бариев, Ислам Рамазанов, Симетбаш авылыннан  Рөстәм Гайфуллин,  Кышкардан Рәнис Хәйретдинов, Урта Курсадан Илназ  Закирҗанов, Урта Бирәзәдән Азат Фәхриев.

Кабул ителгән традиция буенча Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә 1 июль – дипломнар тапшыру көне.

Быел да шулай булды.  Мәдәният йортына укуны тәмамлаган студентлар, аларның әти-әниләре, укытучылар, кунаклар җыйналды.

18 июльдә Россия дәүләт янгын күзәтчелеге органнарына – 95 ел.

Бу тарихи юбилейны Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дә билгеләп үтә.

“Алтын булса да торган җир, сагындыра туган ил” сәхифәсе кысаларында районыбыз авыллары буенча сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Безнең максат – авылга багышланган җырга клип төшерү һәм авыл турында мәгълүмат туплау.

Арчаның 6нчы мәктәбе командасы регби спорт төре буенча Россия чемпионы булды. Мәскәүдә үткән “Регби мәктәп лигасы” Бөтенроссия ярышларында җиңеп кайттылар!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International