Осталар күп – җиңүчесе бер генә

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

“Курса МТСы” ширкәте базасында район сыер савучылары һәм ясалма орлыкландыру технологлары бәйгесе үтте.

Якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев Курса атамасының аккошларга бәйле рәвештә килеп чыккан булуы мөмкин, дип яза. Кайчандыр Курса болыннарындагы сулыкларда әлеге мәһабәт кошлар күпләп туктала торган булган...

Бүген Курса якларына барган кеше күлләрдә йөзеп йөргән аккошларны күреп хозурлана. Елдан-ел арта алар, оя корып бала да чыгаралар.

Әнә шулай табигать  матурлыкларына сокланып барып, “Курса МТСы” ширкәтендә сыер савучылар, ясалма орлыкландыру техниклары конкурсы узачак мәйданга килеп җиттек. Ә анда нәкъ аккошлардай, ап-актан киенгән конкурсантлар бәйге башланганны көтә.

– Без бәйгене бу юлы табигатьнең матур кочагында бәйрәм рухында үткәрергә булдык, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе, ярышның баш хөкемдары Роберт Хәйретдинов. – Сыер савучылар, терлекчелектә эшләүчеләр өчен ял да, бәйрәм дә юк бит, чөнки малларны вакытында ашатасы, савасы бар.

Роберт Хәйретдинов конкурс шартлары белән таныштырды. Сыер савучылар, технологлар теория, практика буенча сынау үтәчәкләр. Һәркайсына баллар куеп барыла, шулай ук 2021 елдагы эш күрсәткечләре исәпкә алына.

Хөкемдарлар турында аерым әйтергә кирәк. Алар нигездә район ветеринария идарәсе белгечләре, үз хезмәтләрен яхшы белүчеләр. Быел бер күңелле яңалык та бар: узган ел республикада җиңүчеләр булган “Игенче” һәм “Курса МТСы” ширкәтләре ясалма орлыкландыру технолог-лары Булат Гарәпшин белән Ленар Шакиров район бәйгесендә хөкемдарлар буларак катнаштылар. “Башкаларга юл бирергә булдык”, – дигән алар.

Булат Гарәпшинны, Ленар Шакировны, Түбән Аты ветеринария участогы табибы Фидәрис Фәйзрахмановны (узган ел ул да республикада җиңүче булды) алда зур сынау көтә. Алар Россия бәйгесендә Татарстан данын яклаячаклар. Менә нинди белгечләр эшли бездә!

Бәйге тәмамлангач жюри җиңүчеләрне билгеләде. “Северный” ширкәте ясалма орлыкландыру технигы Нурсанә Назарова – “Иң югары хезмәт күрсәткечләренә ирешүче”, “Заря” ширкәтеннән Нургаян Шәйхетдинов – “Иң тәҗрибәле белгеч”, “Аю” ширкәтеннән Салават Сафиуллин – “Иң яшь катнашучы”, “Яңарыш” ширкәтеннән Евгений Батманов – “Җиңүгә омтылган өчен”, “Ватан” ширкәтеннән сыер савучы Фирүзә Хөснетдинова – “Иң югары хезмәт күрсәткечләренә ирешүче”, “Заря” ширкәтеннән Җәүһәрия Гыйлаҗетдинова – “Иң тәҗрибәле” (39 ел стажлы, 5 бала анасы), “Кырлай” ширкәтеннән Евгения Закирова – “Иң яшь катнашучы”, “Кызыл Яр” ширкәтеннән Гөлгенә Шакирова – “Бер сыердан иң күп сөт савучы”, “Ашытбаш” ширкәтеннән Илшат Гарәфетдинов “Җиңүгә омтылган өчен” дигән исемнәргә лаек булдылар.

Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Ул район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең яңа җитәкчесе Ленар Илсур улы Абдуллин белән таныштырды, уңышлар теләде.

Бәйгене яхшы әзерлектә үткәрүгә “Курса МТСы” ширкәте, авыл җирлеге, район Мәдәният йорты үзешчәннәре зур көч куйган.

Җиңүчеләр:

Ясалма орлыкландыру технологлары арасында

1нче урын – Васил Низаметдинов (“Казанка” ширкәте)

2нче урын – Марсель Фәттахов (“Ашыт” ширкәте)

3нче урын – Ингел Закиров (“Кырлай” ширкәте).

Сыер савучылар арасында

1нче урын – Нәзирә Нигъмәтҗанова (“Северный” ширкәте)

2нче урын – Ландыш Носкова (“Курса МТСы” ширкәте)

3нче урын – Фәния Гыйльмиева (“Яңарыш” ширкәте).

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International