«2016-2024 елларда Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карары кысаларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты (алга таба – Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты) «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы – коммерциячел булмаган оешма һәм ачык хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» конкурсларын үткәрә.
Игътибар итегез, 2022 елдан өстәмә номинация кертелде: «Татарстан Республикасы муниципаль архивын туплау чыганагы -иң яхшы авыл җирлеге җирле үзидарә органы архивы». Әлеге номинациядә алты авыл җирлеге җиңүче була һәм архив документларын саклау буенча заманча норматив шартлар булдыруга 375 мең сум күләмендә грант алу мөмкинлеге тудырыла.
Конкурслар, үткәрү вакыты, катнашучыларга карата таләпләр турында мәгълүмат, катнашу өчен гариза һәм анкета формасы «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының рәсми сайтында урнаштырылды ( http://arhiv.tatarstan.ru).