ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2022 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле укытучы, тырыш хуҗабикә, сөекле тормыш иптәше, яраткан әни, ягымлы дәү әни, бер үк вакытта килен һәм ике килен өчен кайнана...

Үтә тыйнак, мөлаем, сабыр, йөзеннән нур бөркеп тора... Сүзебез 35 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы Зөлфирә Гайнетдинова хакында.

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Ул быел егерменче тапкыр берничә номинация буенча үткәрелде.

17, 18, 19 март көннәрендә Арча район Мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык – 2022” фестиваленең зона этабы узды. Кукмара, Биектау, Балтач, Саба, Теләче, Әтнә һәм Арча районнарының талантлы балалары бер сәхнәгә җыелды.

Сугышта ике улын югалту ачысын кичергән ана алдында баш иябез...

Наласадан Фәния Сираҗиева шалтыратты.

“Район газетасында язмышлары ачыкланган сугышта хәбәрсез югалганнарның исемлеге чыкты, – дип сөйләде ул. – Исемлектә безнең әтинең (Шәрифулла) әтисе Әһлиулла Сабитов та бар. Әмма аның исеме дөрес язылмаган: Ахмедулла дип язганнар. Наласа авылында башка Сабитов фамилияле кеше юк. Безнең бабай инде ул. Бөтен мәгълүматлары туры килә. Хатыны Тайфә исемле. Әби хәбәрсез югалган ирен бик көткән... Бабай башта Суслонгерда булган. Әби авылдаш апалар белән Суслонгерга җәяүләп барган. Бабайның фотосы да бар”.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фондының Арчадагы клиентлар белән эшләүче бүлегенә гел шалтыратып торалар.

“Февральдә пенсия акчасы гыйнварга караганда күбрәк килде, ә мартта нишләп азайды ул акча?” – дип сорыйлар. Һәрбер шалтыраткан кешегә аңлатып утыруы кыен. Без бу сорауга аңлатуны сорап, Арчадагы халык белән эшләүче бүлек җитәкчесе урынбасары Миләүшә Сабировага мөрәҗәгать иттек.

Арча район суды балигъ булмаган баласы өчен алимент түләмәгән өчен 44 яшьлек ананы хөкем итте.

Әлфия бүгенге көндә үз аякларында йөри алмый. Чирнең беренче билгеләре 2015 елда барлыкка килә, ул үзе эшләгән ашыгыч ярдәм машинасына куллары белән ярдәм итмичә күтәрелә алмый башлый.

Хәбәрчеләребезгә рәхмәт, газетабызны укып кына калмыйча, хатлар да язып торалар.

Гөберчәктән Халидә Габидуллина эчтәлекле хатлар юллый. Шурабаштан ветеран Федор Антипов газетада басылган язмалар уңаеннан үзенең хатирәләрен яңарта. Кәчедән Фоат Закиров туган авылы тарихын өйрәнеп, кызыклы язмалар иҗат итә. Актив хәбәрчебез Шәфигулла Гариповның тарихи язмаларын көтеп калабыз. “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев шулай ук газета белән даими элемтәдә тора. Арчадан Роза апа Шәйхетдинованың да укыла торган хатларын газета укучыларыбыз көтеп ала. Бу исемлекне тагын да дәвам итеп була.


26
март, 2022 ел
шимбә

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурс (алга таба – Конкурс) «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау» ярдәмче программасы кысаларында һәм яшьләр арасында радикаль тәртипне профилактикалау максатларында гамәлгә ашырыла.

Чананы җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, ди халык мәкале. Кыш үтеп китте, язның беренче аеның яртысы җитте, безнең хуҗалыкларның кыр эшләренә әзерлеге ни дәрәҗәдә соң?

15 мартта район башлыгы Илшат Нуриев катнашында хуҗалыкларның язгы кыр эшләре чорына планнарын кабул итү булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International