Балаларга социаль, иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатыннарга ай саен бирелә торган түләүләр, яшь гаиләләргә ярдәм...
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе киңәйтелгән утырышы нигездә шул хакта булды.
Әңгәмәдәшебез – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин.
Быел хуҗалык итүнең кече формаларына грант рәвешендәге дәүләт ярдәме үз көчендә каламы?
Ашытбаш мәктәбендә республикакүләм шахмат ярышлары була дип, шартларын да әйтеп, алдан ук газетабыз сайтына яздык. Менә ул көн килеп җитте.
Иртәнге сәгать 10да башланасын белеп, без дә шул вакытка бардык. Без килгәндә Ашытбаш мәктәбе спорт залы шахматчылар белән тулы иде. Мәктәп директоры Рәмизә Кавиева үзе дә шунда.
Район хуҗалыкларының терлекчелектәге гыйнвар ае йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә “Кырлай” ширкәтендә узды.
Соңгы вакытта әлеге хуҗалыкта куанып сөйләрлек үзгәрешләр күп. Әле менә яңа сөтчелек комплексы төзиләр. Аның 600 башка исәпләнгән беренче чираты апрель аенда файдалануга тапшырылачак. Катнаш азык цехы, азык үзәге төзеделәр.
Редакциягә райондашларыбызның рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итүе аеруча күңелгә рәхәт. Казан шәһәрендә яшәүче Людмила Яшина да узган атнада рәхмәт әйтер өчен редакциягә килде.
Самарада “Россия студентлар гүзәле – 2022” бәйгесенең финалы узды. Анда Арча кызы Камилла Прахова җиңү яулады.
Җиңүче таҗын алучы райондашыбыз безнең белән дә үзенең хис-кичерешләре, бәйгенең истәлекле мизгелләре белән бүлеште.
Бу шатлыклы хәбәрне без башта “Арча хәбәрләре” газетасы сайтыннан укып белдек. Арчадан ике чемпион!
Узган атнада Казанда татарча көрәш буенча Россия беренчелеге ярышлары булды. Анда 20ләп төбәктән көрәшчеләр катнашты.
Арчада яшәүче хезмәт ветераны Фирдинә апа Даутова белән бик озак сөйләштек. Дөресрәге, ул сөйләде, безне авызына каратып торды.
Арчада яшәүче Илсөяр һәм Харис Сафиннар сапфир туйларын – бергә яши башлауларына 45 ел тулуны билгеләп үттеләр.
“Балаларны кичкә көтәбез. Атнаның нинди көне булуга карамастан, бер ел да кайтмый, котламый калганнары юк. Балалар, оныклар белән бергә билгеләп үтә торган гаилә бәйрәме була бу көнне. Быел бергә яши башлаганга 45 ел тулды. Кичә генә кебек...”, – диде Харис Сафин.
Арча шәһәренең 7нче “Балачак” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә аеруча игътибар ителә.
Һәр төркемдә кагыйдәләр, төрле шөгыльләр алып барыла. Бакчабызда юл йөрү куркынычсызлыгы почмагы бар. Балаларга ныклы белем бирү өчен бик күп материал тупланган. Төркемнәрдә балалар өчен төрле-төрле уеннар, макетлар, юл йөрү билгеләре кулланыла.