ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2022 ел
шимбә

Март ае дөньяга илле ел буена миллион тираж белән чыккан “Әлифба”ның булачак авторы Рәмзия Вәлитованы алып килгән.

Гомере буена Арчада яшәде. Туган җире – Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре. Самара өлкәсе Байтуган авылында туып-үскән Сәләй Вагыйзов белән берлектә алар иҗат итте “Әлифба”ны. Шушы әлифбадан өч буын татар халкы хәреф танырга өйрәнде.

Безнең Мөндеш авылының “Кояшкай” балалар бакчасында балалар өчен әледән-әле төрле кызыклы, тәрбияви чаралар уздырылып килә. 21 февраль – Туган тел көне уңаеннан атналык уздырдык.

“Арча хәбәрләре” һәм “Арский вестник” газеталарын бүгенге көндә 3474 кеше алдыра. Узган елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда бу сан 110 данәгә артыграк.

Полиция җинаятьчеләрнең гамәлләреннән зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, ләкин хокук бозучылар белән эш итүнең иң яхшы ысулы – уяу булу!

Шагыйрь Нуриәхмәтов Дамир Фәтхрахман улы белән очрашу булды.

Дамир абый 1961 елның 7 сентябрендә Урта Бирәзә авылында туган. Арчаның 3нче мәктәбен тәмамлаган. Хезмәт юлын Арча транспорт оешмасында слесарь булып башлаган.


22
март, 2022 ел
сишәмбе

Административ җаваплылык булдырмас өчен, Сезгә 2022 елның 15 апреленә кадәр Россия Федерациясе Юстиция министрлыгына (һәм аның территориаль органнарына) "Россия Федерациясе Юстиция министрлыгына коммерциячел булмаган оешмалар хисапларын тапшыру формалары һәм сроклары турында" Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының 2021 елның 30 сентябрендәге 185 номерлы боерыгы белән расланган формада һәм тәртиптә үз эшчәнлегегез турында хисап бирү кирәклеге турында исегезгә төшерәбез.


12
март, 2022 ел
шимбә

12 елдан соң очрашалар Флюра белән Фәнис. Ул вакытта ир, хатыны вафат булып, ике бала белән ялгызы калган була.

Ә чибәр, үткен, булган, кыскасы, һәр яктан килгән Флюра никадәр егетләр артыннан йөреп, кияүгә чыгарга тәкъдим ясасалар да, гаилә корырга ашыкмый.

Россиядә абортларны профилактикалауга юнәлдерелгән  “Плюс бер” дип аталган зур комплекслы проект старт алды.

Җәмәгатьчелек оешмалары бердәм көч белән бөтен төбәкләрдә әлеге проектны тормышка ашырган очракта ел да 40 меңгә якын балалар тормышын саклап калып булачак, дип көтәләр. Проект нигезендә эш Татарстанда да башланып киткән. Волонтер-медиклар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре белән түгәрәк өстәл артында аралашалар. “Казан арты” тарих-этнография музеенда да шундый очрашу булды.

 “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте баш агрономы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Рөстәм Мөхәммәдиев үзләре белән булган бер кызыклы вакыйга турында сөйләде.

Ретро машиналардагы бу ярышлар инде матур традициягә әйләнде. Быел 12нче тапкыр уздырылган узышларда 30 машина йөртүче катнашты.

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 33 ел тулу уңаеннан, “Запорожец”лар һәм ретромашиналар белән мавыгучылар клубы “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасы белән берлектә 27 февраль көнне автоузышлар үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International