Районның 2021 елда уңышка ирешкән спортчылары Арча сәнгать мәктәбенә җыелды. Тулы бер зал. Район башлыгы Илшат Нуриев спортчыларга рәхмәт әйтеп, уңышлар теләде, бүләкләр тапшырды.
Көннәр матур тора. Шундый кояшлы көннәрнең берсендә район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы хезмәткәрләре Арча стадионына җыелды. Чаңгы ярышына. “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында уку елы дәверендә алар төрле спорт ярышларында катнашалар, “Хәрәкәттә – бәрәкәт” дигән девиз белән яшиләр.
Узган атнада 17-18 яшьлек егетләр “Татарстан яшьләре” призына көрәштеләр. Ярышлар Казанда “Тулпар” спорт комплексында барды.
Үткән якшәмбедә Арчаның Боз сараенда Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей ярышлары үткәрелде.
Арча, Саба, Балтач, Кукмара, Питрәч, Мари Иле командалары – барысы 6 команда очрашты. Ярышлар иртәнге сәгать 9да башланып китте. Иң башта бозга Арча ветераннар командасы белән Саба командалары чыкты. Уен каты барды. Арчалар сабаларны 6:1 исәбе белән җиңде.
Арча Мәдәният йортында “Яшьнәп яшәргә кирәк” дигән сценарийлар җыентыгын тәкъдир итү кичәсе булды.
Үзенчәлекле килеп чыкты. Арча сәхнәсендә үткән башка чаралардан аерылып торды. Яңа сулыш сизелде. Оештыручыларның зур тырышлык куйганнары күренеп торды.
Фәния Хәнәфиева мәктәпне тәмамлау белән клубка эшкә килә. Һәм 44 ел инде шушы мәшәкатьле дә, кызыклы да хезмәтне башкара.
Үзе турында язарга теләвебезне белгәч ул: “Һай, кирәкми, Илфар булганга язалар, дип уйларлар”, – дип каршы төште. (Аның улы Илфар Әюпов Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе). “Сез элек тә тынгы белмәс Фәния идегез, хәзер дә шундый булып калганга язабыз”, – дигәч кенә күнде.
Узган җомгада Арча үзәк китапханәсендә җирле осталарның кул эшләре күргәзмәсе ачылды.
Ул мәдәният идарәсе, үзәк китапханә һәм район ветераннар советы тарафыннан оештырылды. Тәкъдим ителгән эшләр “Халык кәсепләренә яшәргә” дигән район бәйгесендә дә катнашачак.
Дәүләт программалары – кешеләр турында кайгыртуның ачык мисалы.
– Әлеге программа 2006 елдан эшли башлый, – ди район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең баш белгече Фәрдүс Хәйеретдинов. – Ул чорда безнең районда елга ун һәм аннан күбрәк гаилә субсидияләр алган. Программа берничә ел туктатылып торыла, аннан соң яңадан эшли башлый. Соңгы елларда субсидия берәр гаиләгә генә бирелде, быел менә ике гаиләгә бәхет елмайды.
Арча муниципаль районы Иҗтимагый советының чираттагы утырышы җитди темаларны эченә алды.
Балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү, дини идеяләр белән ышык-ланган экстремизм һәм терроризмны профилактикалау буенча районда эш ничек бара? Дини оешмалар хакимиятнең башкарма органнары белән үзара ничек хезмәттәшлек итә? Беренче чиратта сүз әнә шул хакта барды.
Беркөнне редакциягә Түбән Мәтәскәдән Нурзидә Гафиятуллина килде.
“Кайнатам Нурулла Гафиятуллин турында сөйләргә килдем, – диде ул. – “Арча хәбәрләре” газетасының 4 февраль санында “Алар да бит безнекеләр” дигән язма басылып чыкты.