Үзен “хыялый” дип атаучы Кенәр кызы Алия инде бүген үк театр сәнгатенә ныклы адымнарын атлый.
Һәр хыялын тормышка ашырырга омтылып яши ул. Әнә шул максатына ирешүчәнлеге Алияне нәфис фильм герое булуга алып килә.
Хәзерге заманда Интернет кеше тормышында аерым билгеле бер урынны алып тора. Интернетсыз дөньяны без хәтта күз алдына да китерә алмыйбыз шикелле.
Бүгенге көндә без Интернетка төрле гаджетлар аша чыга алабыз: ул да булса кәрәзле телефон, ноутбук, телевизор, компьютер... Әлбәттә, Итернетның безгә көчле тәэсир итүен дә аңлыйбыз. Интернет безгә уңай яки тискәре йогынты ясыймы? Бу сорау-га җавапны 23 гыйнвар көнне Айван мәдәният йортында урнашкан китапханәбездә “Интернетның уңай һәм тискәре ягы” дип исемләнгән викторинада эзләдек.
20 гыйнвар көнне безнең мәктәптә “Тамчы-шоу” интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрелде. Аны узган елның сентябрь аеннан гамәлгә кертелгән “Пушкин картасы” проекты кысаларында Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды.
Барысы бәйгедә 46 укытучы катнашкан булса, аларның 18е финалга чыкты. Финал өлеше Түбән Мәтәскә мәктәбендә һәм Арчаның алтынчы мәктәбендә узды. Анда укытучылар дәрестән өзек һәм осталык дәресләре күрсәтте.
Татарстанда “Запорожец” һәм башка ретромашиналар белән мавыгучылар клубы бар.
Әлеге үзенчәлекле җәмәгать оешмасын безнең якташыбыз Илнур Яруллин җитәкли. Клубның төп максаты – ретромашиналар белән кызыксынучыларны берләштерү, үзара ярдәмләшү, күргәзмә чыгышлар һәм автоузышлар оештыру.
Арчадан көрәшчеләр Рамил Хәкимҗанов белән Руслан Абдуллин 15 гыйнварда “Манзара” спорт-музыкаль премиясе бәйгесендә катнашты.
20 гыйнварда Арча районы беренчелегенә шашка ярышлары узды.
Хатын-кызлар арасында Арча шәһәреннән Равилә Әхмәдиева җиңде. Арча педагогика көллиятеннән Ләйлә Моратова, Фәйрүзә Нигъмәтҗанова икенче һәм өченче урыннарда.
Узган шимбәдә “Арча” спорт комплексында волейбол буенча район беренчелеге булып узды.
Бу көнне бирегә бөтен районнан төрле яшьтәге көчле волейболчылар җыелды һәм үзара көч сынашты, осталыкларын исбатлады.
Бу ярыш тренерлар белән киңәшләшеп, көчлеләр арасыннан да иң көчлеләрне районның җыелма командасына сайлап алу өчен дә оештырылган иде.
Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсенең эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова.
Чулпан Равилевна, ишетеп торабыз, районда авыручылар күп. Салкын тиеп авырыйлармы, гриппмы, әллә коронавирус беләнме?
– Грипп белән авыручылар яңа ел алдыннан күп булды. Грипп әлегә тыныбрак тора. Бүген күбрәк салкын тиеп авырыйлар, коронавирус та бар. Узган атнада 305 авыру очрагы теркәлгән. Бу атнада өч көндә генә дә (без атнаның 4нче көнендә сөйләштек – ред.) 296 авыручы өстәлгән. Район хастаханәсенең йогышлы авыруларны дәвалау бүлегендә 10 кеше ята. Күбрәк өйдә дәваланалар.
“Җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне легальләштерүгә (“юу”га) һәм террорчылыкны финанслау”га каршы тору турындагы Федераль законның 3нче маддәсе нигезендә, җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне легальләштерү (“юу”) җинаять ясау нәтиҗәсендә алынган акчага яки башка милеккә ия булуга, файдалануга яки әмер бирүгә хокукый рәвеш бирүне күздә тота.