Әле генә үтеп киткән 2021 елның декабрь аенда минем улым “Өмет чаткысы” исемле тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлеген ныгытты. Бу үзәккә йөрүнең файдасы безнең өчен бик зур булды. Биредә үз хезмәтләренә тугры, балаларны яратучы һәм аларны якын күрә белгән белгечләр эшли.
Минем өчен 2021 ел сөенечле вакыйгаларга бик бай булды. Аеруча декабрь ае могҗизалы, истәлекле булып чыкты.
Мин башкалабыз Казанның иң матур данлыклы урыннарында булып, ел буена җитәрлек тәэсирләр алып кайттым. Шул хисләремне сезнең белән дә уртаклашам.
Халык телендә шундый сүзләр бар. Күрше хакы – Аллаһ хакы. Җырларда җырланганча, күршең үзеңнән яхшы булсын. Бу сүзләр безнең очракта да бик дөрес туры килә.
Берничә ел уздырылучы, инде традициягә әйләнгән әлеге ярышта районыбыз мәктәпләреннән иң көчле көрәшчеләр үзләрен сынадылар, 10 үлчәү категориясенә бүленеп бил алыштылар.
2021 елда Арча районында алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыгучылар саны 144 булган.
Нинди аяныч нәтиҗәләргә китергәнен белә торып та үзләренә сабак алмый кайберәүләр. Саннарга гына игътибар итик: узган ел исерек килеш транспорт белән идарә итү нәтиҗәсендә биш юл-транспорт һәлакәте булган, шуларда 9 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алган.
2022 ел транспорт белән идарә итүчеләр тормышына нинди үзгәрешләр кертә?
2021 елда транспорт белән идарә итүгә кагылышлы законнар кабул ителде. Кайберләре инде бүген “эшли”, ә икенчеләренең үз көченә керәсен көтәргә генә калды. Нинди законнар ул? Таныштырып китү өчен без район эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең теркәү-имтихан кабул итү бүлеге җитәкчесе полиция капитаны Илфат Шиһабиевка мөрәҗәгать иттек.
Арча районы прокуратурасы җир законнарының үтәлешен тикшерде.
25 гыйнварда Пермь краеның Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапанов белән Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе урынбасары Владимир Козонков Арча районында булдылар.
Югары Пошалым авылында заманында колхозның, районның алдынгы механизаторы, кыр батыры булган Мәсхүт Галиәхмәтов гаиләсендә кунакта булып кайттым.
Россиянең фән һәм халык мәгарифе хезмәткәрләре профсоюзының беренче рәисе Владимир Михайлович Яковлев истәлегенә билгеләнгән премия иң лаеклы һәм санаулы кешеләргә генә бирелә. Район профсоюз лидеры Вакыйф Харисов әлеге премияне алу бәхетенә иреште.