Кырык елга якын “Ватан” хуҗалыгында җитәкче булган Әхмәтов Мансур Готыф улы белән олы юбилее алдыннан (3 февральдә аңа 70 яшь тулды) очрашып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.
Мансур Әхмәтовның урта мәктәпне тәмамлагач Арча педагогия училищесына укырга керүе гаҗәп түгел. Әнисе Сара апа авыр сугыш елларында туган авылы Хәсәншәехта укыта башлый.
27 гыйнварда “Яңарыш” ширкәтендә терлекчелектә 2021 ел йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә булды.
Анда район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, терлекчелеккә хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре катнашты.
“Җидегән чишмә”дә кунакта. Театр артистлары белән түгәрәк өстәл артында ачыктан-ачык сөйләшү.
“Җидегән чишмә” Арча халык театры турында күп язылды. Ул аңа лаек та. “Идел Йорт” төбәкара фестивальдә Гран при иясе булган коллектив бүген ничек яши? Киләчәккә планнары нинди? Түгәрәк өстәл артында сөйләшү барышында кызыксындырган барлык сорауларга җавап табарга тырыштык. Очрашуда Мәдәният йорты җитәкчесе Айрат Нурьязанов та катнашты.
2022 елның 12 февралендә кадетлар корпусында Ачык ишекләр көне узачак. Кадетлар корпусына документлар 2022 елның 1 мартыннан 30 апреленә кадәр кабул ителәчәк (тулырак http://kkskr.ru/applicants сайтында).
Бу язма Яңа Кенәр кызы, булачак табибә, әмма әдәбиятка гашыйк Миләүшә Аксакова иҗаты турында.
С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында иртәге көн йолдызчыклары чыгыш ясады.
Анда “Звезды из завтра” дип аталган яшь музыкантлар өчен республикакүлəм иҗади проект лауреатларының гала-концерты булды. Концертта Арча балалар сәнгать мәктәбеннән Самат Минһаҗев (җитәкчесе Булат Гайнуллин), Илзирә Сираҗиева (Чулпан Харисова) катнашты. Алар Татарстанның həм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге “LA PRIMAVERA” камера оркестрына кушылып чыгыш ясадылар.
“Арча” спорт комплексында район башлыгы призына үткәрелгән татарча көрәш ярышының гармун уйнап башланганын күргән юк иде әле.
Гармунчылар аталы-уллы Флорид һәм Дамир Гасыймовлар, Вагыйз Әһлиуллин баянда рәхәтләнеп татар көйләрен уйнадылар. Аларга кушылып Расих Галимҗанов җырлап җибәрде. Татар бәйрәме, татар көрәше шушы иде инде...
27 гыйнвар көнне Арча район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов һәм балалар консультациясе баш педиатры Алсу Кузнецова катнашында гомуми ата-аналар җыелышы узды.
Безнең гаскәрләребезнең Ленинград блокадасын өзгән көн уңаеннан районыбыз мәктәпләре укучылары Арчаның 6нчы мәктәбе актлар залына җыелды.
Аларны бирегә Арча һәм Әтнә районының хәрби комиссариаты, район ДОСААФ һәм мәгариф идарәсе белгечләре тантаналы рәвештә бүләкләү өчен чакырды.
Сугыш беткәнгә быел 77 ел була. Ә аның белән бәйле сораулар әле дә бар.
Районыбыздан ничә кеше катнашкан? Ничәсе һәлак булган?