2020 елда республикада 40 меңнән артык кеше транспорт салымы ташламасыннан файдаланды. Бу 107 миллион сум тәшкил итте.
– Транспорт салымнары ташламалары турында белгеч белән әңгәмә оештырсагыз, бик рәхмәтле булыр идек, – дип мөрәҗәгать иттеләр редакциягә.
3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россиядә “Зур этнографик диктант” акциясе узды.
Шушы көннәрдә теләгән кеше илебездә яшәүче халыклар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары буенча белемнәрен сынап карый ала иде.
Мәдәният хезмәткәрләре өчен ял юк – алар бәйрәм көннәрендә дә эшләде, концертлар гөрләде.
Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе тәмамланырга 3 көн калды. Әле исәпкә алынырга өлгермәүчеләр өчен тагын бер кат искәртеп үтәбез. Арча районында халык санын алу 16 махсус участокта алып барыла. Шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша да сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап бирергә мөмкин. Өйдән-өйгә йөреп исәпкә алучылар да даими эш алып бара.
2 ноябрьдә менталь арифметика буенча “АКIRA BATTLE”–“Нашествие магов” дип аталучы Халыкара онлайн олимпиада узды.
Олимпиадада җиде илдән 300дән артык укучы катнашты. Араларында арчалар да бар.
Шушы көннәрдә Ташкичүдән “Өммегөлсем” фольклор ансамбле телевидениегә барып, “Кәмит Җәвит” тапшыруында катнашты.
Бәйрәм көннәрендә юл һәлакәте турындагы хәбәрләр күп булды. Чөнки яңгыр яуды, суытты. Юлларда бозлавык барлыкка килде.
2021 елның 9 ноябрендә Арча муниципаль районының «Укучылар сарае» базасында «Иң яхшы шашкачы - 2021»исеменә Арча муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шашка буенча шәхси - команда ярышларының 4 нче йомгаклау этабы узды.
Ярышның төп хөкемдары-Кәче төп гомуми белем бирү мәктәбе физкультура укытучысы Зәйнуллин Х.Х.булды.
2021 елның 19 ноябрендә Арча муниципаль районында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә, аның кысаларында түбәндәге максатчан төркемнәргә караган затларга: ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган баланы үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүче затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләренә консультатив ярдәм күрсәтү оештырылачак.
Хәзерге вакытта медицинада заманча инновацион технологияләр, яңа буын препаратлары кулланыла, ләкин элеккечә үк сәламәтлек саклауның торышы аның учреждениеләрендә кан запасларының булуына бәйле, аларны алыштырып булмый, донорлардан гына алып була.
Безнең тормышта кан бирүче донорлыктан да мәрхәмәтлерәк гамәл юк! Кан тапшыручы донорны аның канының кемгә ярдәм итәчәге кызыксындырмый, ул гражданлык вазифасын үти. Кешеләргә яшәүгә өмет бүләк итү бәһасез!