Әгәр дә сез Арча районында яшисез һәм сезгә юридик ярдәм кирәк икән – ул ярдәмне бушлай алырга мөмкинлек бар!
“Район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтүне оештырабыз”, – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы.
Район балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина алып барды. Балаларның тәртибе һәм эчкече әти-әниләрнең эшләре каралды.
Бу истәлекле вакыйга Физкультурачылар көнендә (14 август) булды.
Җәүдәт Абдулла улы Хәсәнов хөрмәтенә “Арча” спорт комплексы диварына истәлек тактасы эленде.
Татарстанның физик культура һәм спорт отличнигы, Арчаның күренекле тренеры, музыка белгече, педагог, 1972 елдан башлап СССР, РСФСР Мәгариф министрлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, Арча чемпионнары данын еракка җибәргән шәхес ул.
Җәйнең патшасы булган чәчәкләргә багышланган бәйге безнең Инстаграм социаль челтәрендә егерме көн дәвамында барды. Берсеннән-берсе матур меңгә якын фото кабул иттек.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы буенча бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов белән басуларда еш булабыз, газета укучыларның сорауларына да бик теләп җавап бирә ул.
Көндезге сәгать 3тә Арчаның “Казансу” паркына “Ашыгыч ярдәм”не хәтерләткән ап-ак “Тест–мобиль” машинасы килеп туктады.
Кызганыч, янгыннар булып тора. Соңгы вакытта гына да Носы, Пөшәңгәр, Иске Ашыт, Шура авылларында, Арчада янгыннар чыкты.
Кайчандыр Венета авыл җирлегенә ун авыл кергән, һәрберсендә мәктәбе, клубы, кибете булган. Ә хәзер?
Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев “Әлифба” авторы Сәләй Вагыйзовның туган авылы Байтуганда булып кайтты.
Аның белән бергә Арча педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Әлфия Төхфәтуллина һәм 341нче төркем студенты Җәмилә Садриева дә барды.
19 августта Арча муниципаль районында террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны район башлыгы, комиссия рәисе Илшат Нуриев алып барды.