Бер атна элек редакциябездә кечкенә генә тантана булып узды. Инстаграм социаль челтәрендә узучы “Чәчәк - җәйнең патшасы” бәйгесендә җиңүче райондашларыбызны тагын бер кат котлап, бүләкләр тапшырдык.
Соңгы вакытта социаль түләүләр өлкәсендә мошенниклык тарала башлады.
Бу әлеге өлкәнең киңәюе, түләүләр суммасы артуы, шулар белән бергә куллары чиста булмаган гражданнарның кызыксынуы белән бәйле.
Сентябрь җитә башлауга бәрәңге басулары, студентларны алып китәргә килгән автобуслар, улларын, кызларын армиягә озаткандай күз яшьләре белән озатып калучы аналар күз алдына килә.
Районның хезмәтне саклау буенча координацион совет комиссиясе утырышы булды.
Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәмәтшина алып барды. Быел июль аенда “Арча МСО”сы ширкәтенең кирпеч цехында булган бәхетсезлек очрагы белән бәйле эш каралды. Чөнки бу бик җитди мәсьәлә. Сүз эш вакытында кулы имгәнгән яшүсмер вакыйгасы хакында бара.
Эчке эшләр органнары хезмәткәре булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк, теләгән һәркем полиция формасы кия аламы – Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе – шәхси состав белән эшләү буенча бүлекчә җитәкчесе эчке хезмәт капитаны Римма Нурмөхәммәтова белән әңгәмәбез шул хакта.
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәме белән 2021 елның 16 июненнән 12 сентябренә кадәр «Контент-марафон» республика проекты (алга таба – Проект) үткәрелә.
Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
30 август һәрберебез өчен аерым әһәмияткә ия көн– бүген без Татарстанның төп дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәбез.
Безнең республика - иҗади тырыш хезмәт һәм кыюлык таләп итә торган бурычларны хәл итәрлек көчле һәм бай регион. Ул халыкара танылган, бөтендөнья масштабындагы иң зур һәм дәрәҗәле чаралар үткәрергә сәләтле төбәк.
Без балаларны тәрбиягә алган гаиләләр белән кызыксынып торабыз.
Уку елы алдыннан районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина белән сөйләштек.
Быел игеннәрне урып-җыюга шартлар уңай килмәде, дип берәү дә әйтә алмас.
Әле менә алдагы көннәрдә дә 40 градуска кадәр эсселек булачак, дигән хәбәрләр килеп тора.
“Казанка”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә урак өсте күптән тәмамланды инде. “Ашыт”, “Ташкичү”, “Заря” хуҗалыклары да әйбәт срокларда төгәлли алдылар.
Һәр авылның үз коесы, коелар белән бәйле хатирәләре бар.
Мин белә башлаганда безнең авылда алар икәү иде. Берсе, безнең өй янындагысы әле дә бар. Аннан су алучылар юк та бугай инде. Әмма ул әйбәт хәлдә, “өе” яңартылган, үткәннәрне хәтерләткән ядкәр булып саклана.
Безнең авылның исеме үк – Коры Айван– Корайван, суга бик бай булмаганын аңлата. Мәктәптә укыганда “Корайванның казлары суга бата”, – дип үртәргә яраталар иде.