Балаларның җәйге ял вакыты да килеп җитте. Лагерьлар эшли башлады. Күңелле ялларны янгын һәм бәхетсезлек очраклары бозмасын өчен аеруча янгын куркынычсызлыгына зур игътибар бирергә кирәк.
Җаваплы хезмәткәрләргә балаларның имин ял итүен тәэмин итү мәсьәләсе йөкләнә. Лагерьда көн тәртибен дөрес оештыру, балаларны игътибарсыз калдырмау мөһим. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлату эшләре үткәрергә, балаларга ачык ут, шырпы кулланырга юл куймаска кирәк. Лагерь җитәкчеләренә сменага берничә тапкыр янгын вакытында эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрергә киңәш ителә. Куркыныч хәл килеп чыккан очракта балалар һәм җаваплы хезмәткәрләр үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен белергә тиеш. Кәрәзле телефоннар зарядкага махсус билгеләнгән урыннарда гына куелсын. Эвакуация, бинадан чыгу юллары ачык булсын.
Шунысы гаҗәп, күпләр имеш-мимешләргә, ялган, уйдырма хәбәрләргә тизрәк ышана.
Район газетасы редакциясендә эшли башлаганга быел 48 ел тулды.
– Ильяс абый, 50 елны тутырганчы эшлисең әле! – ди баш мөхәррир Исрафил Рәхмәтуллович. – Аннан соң да эшлисең әле!
– Шуңа күрә вакцина ясаттым бит инде! – дим.
Менә шулай уенын-чынын бергә кушып, аңлашып яшәүләргә ни җитә!
Әлеге 48 елның кайсысы иң истә калганы булды, дип сорасалар, узган елгысы, дип җавап бирәчәкмен. Ерактагылары онытылганга түгел, биш яшемдә вакыттагылары да истә, “компьютер” яхшы эшли әле.
Үткән якшәмбедә “Бердәм Россия” сәяси партиясеннән Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны ачыклау буенча алдан тавыш бирү уздырылды.
Татарстанда “Бердәм Россия” уздырган праймеризда 378480 кеше катнашты.
Онлайн рәвештә тавыш бирү 24 майда ук башланды. Безнең районда да алдан тавыш бирүләр оешкан төстә үтте. Барысы 13 сайлау участогы эшләде. “Бердәм Россия”дән Дәүләт Думасына сайлауда катнашачак кандидатлар исемлеге партиянең 19 июньдә узачак съездында расланачак.
25 май көнне “Арча” спорт мәктәбе кунаклар кабул итте. Яшь һәм талантлы спортчылар районыбыз укучылары белән очрашып, осталык дәресләре уздырды, җирлекнең истәлекле урыннары белән танышты.
Пакистан, Гана, Уганда, Нигерия, Ангола, Маврика, Намибия, Руанда, Венесуэла, Куба, Колумбия, Мальдивы, Грузия, Литва, Латвия, Албания, Андорра илләреннән йөзү һәм суга сикерү буенча 27 спортчы, 3 тренер һәм 7 оештыручы килгән иде.
Кызу тизлек белән бару нәтиҗәсендә көн дә юл һәлакәтләре булып тора, кешеләрнең, иң аянычы, балаларның гомере өзелә.
“Алда җәйге каникуллар. Балалар өйдә, әти-әниләр эштә. Бу чорда әти-әниләргә аеруча игътибарлы булырга, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен кат-кат аңлатырга кирәк”, – диде Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин.
– “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы игълан ителгән иде. Ул каникуллар уңаеннанмы?
Җәйге каникуллар башланды. Аны кайда һәм ничек үткәрергә?
Ата-аналарның балаларын читкә бик чыгарып җибәрәсе килми. Районда оешкан лагерьларда ял итсәләр, алар өчен тынычрак. Алдагы елларда алар эшләде һәм хәтта сайлап барырга да була иде. Тик узган җәйдә коронавирус үзгәрешләр кертте. Быел бу юнәлештә эш ничек тора? Кызыксындырган сорау-лар белән без район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лия Ильинага мөрәҗәгать иттек.
тат
25 майда “Казанка” хуҗалыгында терлек азыгы әзерләүгә багышланган район семинар-киңәшмәсе булды.
Редакциягә бер көнне райондашыбыз Руслан Әһлиев керде. Реклама бүлегенә килгән җиреннән, сүз артыннан сүз китеп, зур эшләр белән йөрүен әйтте.
Хезмәттәшебез, язучы Радик Фәизовка быел 90 яшь тулган булыр иде.
Радик абый Фәизов белән мәктәптә укыган елларда ук таныш идек. Мин район газетасына мәкаләләр язгалыйм, газетада үз язмаңны күргәч канатлар үскәндәй була иде. Ара-тирә хат та килеп төшә, хатлар бүлеге мөдире Радик Фәизов язган була аларны, рәхмәт әйтеп киңәшләрен биргән, шундый темага язып кара әле, дигән.