ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2021 ел
җомга

Арчага Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов һәм ассоциациянең бизнес клубы вәкилләре кайтты.

Район Мәдәният йортында район эшмәкәрләре белән очрашты алар. Арчага ике көнгә кайттылар. Кунакларга – мөселман эшкуарларга Арчада карарлык нәрсәләр күп. Алар Арча мәчете, музейларда булдылар, эшмәкәрләр эше белән таныштылар, Яңа Кырлайга бардылар һ.б. Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Алар ассоциация президенты белән хезмәттәшлек итү буенча ике яклы килешүгә кул кйдылар.

24 яшьлек Арча егете Булат Ринат улы Булатов Мәскәүгә барып, “Көчсез звено” уенында катнашып кайтты.

“Мир” телеканалында әлеге уенның кайчан буласын алдан хәбәр итәрбез. Булатны редакциягә кунакка чакырдык. Кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты ул.

Һөнәре буенча микробиолог, биология укытучысы.

29 май көнне районда туризм буенча беренче тапкыр зур чара оештырылды.

Арча стадионында Арча Укучылар сараена туризм түгәрәгенә йөрүче һәм район мәктәпләрендә шөгыльләнүче укучылар өчен ярышлар уздырылды.

Ярышларның беренче этабы велотуризм өчен махсус мәйданчык ачу тантанасы иде. Тантананы һәм “Велотуризм спорты – яшьләр сайлавы” проекты кысаларында булдырылган әлеге мәйданчыкны район башлыгы Илшат Нуриев ачты. “Нинди генә спорт төре белән шөгыльләнсәгез дә, барысы да кирәкле. Районда һәр спорт юнәлешен үстерү өстендә күп эшләр алып барабыз. Әлеге мәйданчыкларны эшләүдә көч куйган Арча Укучылар сараена зур рәхмәт. Бирегә җыелган спортчыларның һәркайсына уңышлар телим”, – диде ул үз чыгышында.

1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда берсеннән-берсе матур чаралар уздырылды. Арчада гына түгел, һәр авылда мәдәният, мәгариф оешмалары бәйрәм чаралары оештырды.

Иң зур бәйрәм “Казансу” паркында “Мин Арча баласы” дип исемләнгән фестиваль кысаларында узды. Бәйрәм махсус язылган “Мин Арча баласы” гимны белән башланып китте. Чараны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Балаларны бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде, бәйрәм чарасының югары дәрәҗәдә булуын ассызыклап үтте. “Әлеге җырны тыңлаганда күземә яшьләр килде. Бик матур җырлыйсыз, балалар, афәрин!” – дип бәяләде ул балаларның чыгышын.

Арчадан Разыя һәм Илдус Җәләевлар бергә яши башлауларына 55 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Яран гөле тыныч урында гына чәчәк ата, дигәнне ишеткәнегез бар идеме? Ишеткәнем булмаса да, инандым. Җәләевларның тәрәзә саен яран гөл үсә һәм барысы да чәчәккә күмелгән. Өйләрендә дә беренче кергән кешенең дә күзенә ташланырлык тынычлык хөкем сөрә.

27 майда “Кичә кич Биектау районында булган юл фаҗигасенең аянычлы нәтиҗәләре билгеле”, – дип укыдык сайттан.

Коркачык янында ике машина бәрелешкән. “Датсун” машинасы йөртүчесе (1973 елгы ир-ат) шунда ук вафат булган. Зыян күргән 5 кешене Казан хастаханәләренә озатканнар. Араларында ике бала да бар.

Сөләйман галәйһиссәлам, хаким булып, көн саен кешеләрнең гозерләрен тыңларга һәм аларның борчуларын хәл итәргә вакыт таба.

Бервакыт, мохтаҗлар белән шундый әңгәмәләрнең берсендә, аңа бик тә мәртәбәле бер кеше керә. Сөләйман каршында үзенең проблемалары турында сөйләүче хәерченең утыруын күреп, ул аңа бик тә текәлеп карый башлый. Аның карашы шулкадәр көчле була ки, теге мес-кен куркуга кала һәм Сөләйман галәйһиссәламнән сорый:

– И, Аллаһының илчесе! Миңа явызлык белән караучы бу кеше кем?

Сөләйман галәйһиссәлам моның кунакка килгән Газраил галәйһиссәлам булуын әйтә. Әлеге кеше “Газраил” сүзен ишетү белән үк, агара һәм куркудан калтырый башлый. Коточкыч халәттә һәм дулкынланып ул Сөләйман галәйһиссәламгә түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итә:

Ел саен уздырылучы хәрби-кыр җыенының быелгысы 24 майдан 26 майга кадәр дәвам итте. 152 егет катнашындагы бу җыен Зур Бирәзә янындагы, халыкка “Ельник” буларак таныш булган урында узды.

  Җыен башланганчы берничә көн алдан, егетләр Казан танк училищесына барып, беренче тапкыр автоматтан атып карады. Ә кырда аларны армия сафларының сынаулары көтте.

Үрнәктә бер ир-ат өенә ут төрткән, үзе асылынган. Күңел ышанмаслык хәл. Шундый юлга барырга аны нәрсә этәргән? Әлеге хәбәрнең дөреслеген белү өчен без Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Васыйл Габделхаковка шалтыраттык.

– 27 май төнендә булды бу хәл. Илдар Мәхмүтов дигән кеше иде ул. Өенә ут төрткән, үзе гаражга кереп асылынган. Янгын нәтиҗәсендә йорт, мунча, сарайның түбәсе, машинасы янып беткән, – диде ул. – Илдар Мәхмүтов үзе Башкортстан ягыннан. Күптән монда килеп урнашкан. Ялгызы гына яши иде. Хатыны белән аерылган. Аның туган көненә шундый “бүләк” ясарга уйлаган, дигән сүзләр йөри.

Район хакимиятенең утырышлар залында илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча видеоконференция булды. 

Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары  Татьяна Ларионова алып барды. Видеоконференциядә Арча районы башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова катнашты.

Һәр мәктәптә шахмат зонасын булдыру турында сөйләшү булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International