27 июньнән 12 августка кадәр Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шәһәрендә «Максатлар территориясе» 2021 Бөтенроссия яшьләр форумы узачак (алга таба – Форум).
Форумның максаты-әйләнә-тирәдәгеләрне гаилә, җәмгыять һәм дәүләтнең тәрбияви ролен ныгытуга юнәлдерелгән яшьләр һөнәри берлекләрен формалаштыру.
Чәчүлекләрне кабул итү – игенчеләрнең, җитәкче һәм белгечләрнең язгы хезмәтенә бәя бирү.
Сабантуй – борынгы, мең еллык тарихка ия бәйрәм.
Багдадтан Болгарга илче буларак килгән Ибн Фадлан үз хезмәтләрендә 921 елны ук бу бәйрәмне тасвирлый. Татарстанның бер районында табылган кабер ташына мәрхүмнең 1120 елны Сабантуй көнендә вафат булуы турында язылган була.
Бу ял көннәрендә Арчаның “Ракета” командасы (тренеры Евгений Тимощук) өчен җанаттык. 2010 елгы малайлар Сочида “Европа чемпионнары кубогы” халыкара хоккей турнирында катнашты һәм җиңде!
8 июньдә 14 сәгатьтә Арча муниципаль районы башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре катнашында, аерым алганда коммуналь хезмәтләргә бәяләр һәм тарифлар билгеләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды.
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез-Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм!
Социаль хезмәткәр - һөнәр генә түгел, ул яшәү рәвеше, күңел таләбе. Монда кеше язмышларына битараф булып калу мөмкин түгел. Нәкъ менә сезнең вакытында күрсәткән ярдәмегез кешеләргә киләчәккә ышаныч тудыра, ялгызлыктан коткара, авыр тормыш хәлләрен җиңәргә көч бирә. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, кешелеклелегез һәм миһербанлы булуыгыз җәмгыятебездә шәфкатьлелек атмосферасы тудыра.
Тапшыручылар белән килештерелгән һәм РТРС генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2021 елга ремонт эшләре графигы нигезендә, Шәмәрдән торак пункты радиотелеүзәгендә 2021 елның 16 һәм 17 июнь көннәрендә 8.00 дән 17.00 гә кадәр аналог («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы телевидение һәм радиотапшырулар программаларын тапшыруны туктатып торып, планлы профилактик эшләр үткәреләчәк.
2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Прокуроры тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
2010 елгы корылык безне саламны да яндырмаска өйрәтте. Ул елны аны да читтән ташырга туры килгән иде.
Һава торышы буенча бик күңелгә ятышлы фаразлар юк. Яңгырлар турында әйтүем. Әле бездә ярыйсы, соңгы яңгырлар бераз булса да явып китте. Республикада яздан бирле яңгыр күрмәгән районнар бар.
Терлеге булган кеше бүген азык әзерләү турында уйлый. Ярый әле узган ел бик уңай килеп, запаска да калырлык итеп азык әзерли алдылар.
Район авыл җирлекләре башлыклары Наласа авыл җирлегендә (Наласа, Урта Бирәзә авыллары) булдылар.
Район Советының икътисади үсеш, авыл хуҗалыгы, тирә-юньне сак-
лау мәсьәләләре буенча даими комиссиясенең күчмә утырышы иде ул. Башлыклар урыннарда булып, уңай күренешләрне өйрәнеп, тәҗрибә тупладылар. Күчмә утырышта район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова катнашты.