2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Прокуроры тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын Сәрия Сабурская һәм Илдус Нәфыйковка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең муниципаль берәмлекләрдәге җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.
(843) 236-41-80 телефоны буенча (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) алдан язылырга кирәк.