Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез-Социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм!
Социаль хезмәткәр - һөнәр генә түгел, ул яшәү рәвеше, күңел таләбе. Монда кеше язмышларына битараф булып калу мөмкин түгел. Нәкъ менә сезнең вакытында күрсәткән ярдәмегез кешеләргә киләчәккә ышаныч тудыра, ялгызлыктан коткара, авыр тормыш хәлләрен җиңәргә көч бирә. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, кешелеклелегез һәм миһербанлы булуыгыз җәмгыятебездә шәфкатьлелек атмосферасы тудыра.
Әлеге игелекле һөнәр ияләренең барсына нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим! Авыр хезмәтегез, һәрчак ярдәмгә килергә әзер торуыгыз, тырышлыгыгыз, кайгыртучан булуыгыз һәм йөрәк җылыгызны өләшә белүегез өчен рәхмәт сезгә!
Муниципаль район башлыгы И,Г. Нуриев