Арча балалары бәйрәмгә җыелды

2021 елның 4 июне, җомга

1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда берсеннән-берсе матур чаралар уздырылды. Арчада гына түгел, һәр авылда мәдәният, мәгариф оешмалары бәйрәм чаралары оештырды.

Иң зур бәйрәм “Казансу” паркында “Мин Арча баласы” дип исемләнгән фестиваль кысаларында узды. Бәйрәм махсус язылган “Мин Арча баласы” гимны белән башланып китте. Чараны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Балаларны бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде, бәйрәм чарасының югары дәрәҗәдә булуын ассызыклап үтте. “Әлеге җырны тыңлаганда күземә яшьләр килде. Бик матур җырлыйсыз, балалар, афәрин!” – дип бәяләде ул балаларның чыгышын.

Фестиваль барышында асфальтка рәсем ясау, кул эшләре буенча төрле осталык дәресләре, тарихи квест, иң оста балаларны барлау, картинг белән шөгыльләнүче егетләр чыгышы, сабантуй уеннары да уздырылды. Һәр катнашучыга “Мин Арча баласы” логотибы белән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ел әйләнәсе төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр дә бүләкләнде.

Укучылар сараенда һәм сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балаларның чыгышыннан тыш, фестивальдә танылган йолдызлар да чыгыш ясады.

Илназ Бах,  Гүзәл Идрисова, Илназ Гарипов, Фәрит Низамиевның җырлары күңелләрне күтәрде. 

Күп кенә изге эшләре белән танылган райондашыбыз, Президент каршындагы Бөтенроссия халык фронты иҗтимагый хәрәкәте эксперты Руслан Әһлиев та бәйрәм көнендә сабыйларны куандырды. Опека һәм попечительлек бүлегендә исәптә торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны кунакка чакырды ул. Арча шәһәрендә урнашкан өч кафеның хуҗалары белән килешеп, Руслан әлеге балаларны кайнар ризык белән сыйлады. Аниматорлар сабыйларның күңелләрен күтәрде. Волонтер командасындагы Казанда яшәүче Лилия Хаматдинова әлеге балаларга бүләкләр алып кайткан иде. 

Әнә шундый күңелле, йөрәккә үтеп керә торган мизгелләргә бай көн булды ул быелгы балаларны яклау көне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International