ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2021 ел
җомга

Элек-электән безнең Арча ягы халкы бик тырыш булган. Нинди генә һөнәр үзләштермәгән алар. Кул эшләренә дә бик оста булганнар. Даннары еракларга таралган. Нәрсә белән шөгыльләнгән соң Арча ягы халкы? Тарихка күз салып, бу мәкаләдә шул хакта язарга булдык.

Бүген яшьләр чыпта сугуны күз алдына да китерми.

18 гасыр ахырында ул иң киң таралган һөнәрләрнең берсе булган.

 

Бүген Арчада чигүле читекләр аз җитештерелә. Әмма заманында милли аяк киемнәре фабрикасы иң зур предприятиеләрнең берсе иде.

17 апрельдә Түбән Мәтәскәдә “Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров призына 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында милли көрәш буенча ярышлар үткәрелде.

Халык спектакльләрне кирәксенми башлады, аңа дөмбер-шатыр эстрада концертлары булсын, ди театрдагы кайбер үзешчәннәр.


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге 30 елда 100 меңнән артык кешене кабул иткән. Башкарасы эшләр күләме артканнан арта, катлаулана бара.

Мин кайчакта уйланам: 100 елдан соң нәрсә булыр икән?

Алдагысын берәү дә белми.  Элек әниләр безнең эшкә урнаштыру бюросын белмәгәннәр дә, кирәге дә булмаган аның.

Мәктәптән соң, фермага эшкә киткәннәр, һөнәр училищесына, техникум, институтларга укырга кергәннәр, завод, фабрикаларга урнашканнар. Һәркем эшле булган. Ошамаса, берсеннән чыккан, икенчесенә кергән. Ә хәзер бөтенләй башкача.

Язның бер көне ел туйдыра, диләр. Һәр көннән файдаланып калырга кирәк. Яз сүлпәнлекне өнәми.

Без Татарстан Республикасының “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” филиалының Арча районы бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов белән уҗымнар торышы, аларны ашлау, үсемлекләрнең үсеш чоры, симәнәне чәчүгә әзерләү, орлык агулау машиналары әзерлеге турында сөйләштек.

– Быел яз узган ел белән чагыштырганда соңга калып килде, – дип сөйләде Әхмәт Габделфәртович. – Басулар кардан соң ачылды, шунлыктан уҗымнар узган ел белән чагыштырганда хәлсезрәк чыкты. Аларны куәтләндереп җибәрү өчен бүген уҗымнар ашлана. Басуларда уҗым күгәреге авыруы да очрый. Шунлыктан уҗымнарны тырмаларга, ашларга кирәк. 18 апрельдә күпьеллык үләннәрнең вегетация (үсеш) чоры башланды. Апрельнең икенче ункөнлегендә уртача җылылык 9,2 градус тәшкил итте, узган ел 4,5 градус иде. Үсемлекләрнең үсү чоры башлану өчен 5 көн дәвамында уртача һава температурасы 5 градустан ким булмаска тиеш. 15 апрельдә бик җылы булды – температура 22 градуска җитте.

Арчада якташыбыз, театр артисты, режиссер, драматург, җәмәгать эшлеклесе Илдар Хаҗиевны искә алдылар

“Казан арты” тарих-этнография музеенда үткән “Сәнгатькә юл ярганда” дигән очрашу аның 75 яше тулу уңаеннан үткәрелде.

Илдар Хаҗиның улы Алмаз, кызы Гөлназ, Татарстанның халык артисты, якташыбыз Булат Сәлахов та кайткан иде.

Кичә Арча район Советының  чираттагы 8нче утырышы узды. Аны Арча районы башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев  алып барды.

Утырышта барысы 17 мәсьәлә каралды. Беренче көн тәртибе буенча район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана  Галимова чыгыш ясады. Ул депутатларны узган елгы район  бюджеты үтәлеше белән таныштырды. Район Советы карарлары белән тулырак районның рәсми сайтында таныша аласыз.

17 апрельдә Арча Укучылар сараенда "Велотуризм спорты -яшьләрне сайлавы" проекты кысаларында велосипедны фигуралы йөртү буенча ярышлар узды. Ярышларда районыбыздан 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 65 бала  катнашты. Ярышларны ачу тантанасында барлык катнашучыларны "Үзәк" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Прахов Р. А., мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Камаева А. Г сәламләде.  Укучылар сарае директоры Гыйниатуллин Р. Н.  балаларга әлеге проектта алга таба да  катнашырга тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International