Туризм спорты - яшьләр сайлавы

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

17 апрельдә Арча Укучылар сараенда "Велотуризм спорты -яшьләрне сайлавы" проекты кысаларында велосипедны фигуралы йөртү буенча ярышлар узды. Ярышларда районыбыздан 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 65 бала  катнашты. Ярышларны ачу тантанасында барлык катнашучыларны "Үзәк" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Прахов Р. А., мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Камаева А. Г сәламләде.  Укучылар сарае директоры Гыйниатуллин Р. Н.  балаларга әлеге проектта алга таба да  катнашырга тәкъдим итте.

Ярышларда шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ЮХИДИ бүлеге, Арча муниципаль районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге вәкилләре дә катнашты. Ярышларда җиңүчеләр өч яшь төркемендә билгеләнде һәм грамоталар,  медальләр белән бүләкләнде. "Велотуризм спорты -яшьләрне сайлавы" проекты район балаларын һәм яшьләрен велотуризм спорты белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан оештырылды. Ул Рәсәй Президенты грантлары конкурсында җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International