17 апрельдә Түбән Мәтәскәдә “Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров призына 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында милли көрәш буенча ярышлар үткәрелде.
Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев, районның милли көрәш буенча федерация җитәкчесе Ринат Алеев, “Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров спортчыларга уңышлар теләделәр. Көрәш кызык-лы үтте, яшь булсалар да, малайлар арасында өметле спортчылар бар.
Беренче урынны һәм төп призны Түбән Мәтәскә урта мәктәбе командасы яулады. Лесхоз мәктәбе – икенче, Арчаның 6нчы урта мәктәбе өченче урында.
Ильяс Фәттахов