ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Түләүләр буенча газета укучыларыбыздан сораулар килеп тора.  Шул уңайдан без Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.

3 декабрьдә 9дан 16 сәгатькә кадәр мөмкинлекләре чик-ле гражданнарның хокукларын саклау  мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” оештырыла.

Арча муниципаль районында хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирү буенча Иҗтимагый совет тарафыннан мәдәният һәм мәгариф оешмаларының хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү үткәрелә.


1
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 6дан Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды. Көннең салкынча булуы шәһәрлеләрне ярминкәгә барудан туктатып кала алмады. Күпләр өчен шимбә көнне ярминкәгә бару күркәм традициягә әверелде. Күп сатып алучылар Яңа елга һәм башка гаилә тантаналарына әзерләнә, бәйрәм табынына күркә, каз һәм үрдәкләр сатып ала. Ярминкәләр мондый продукциягә бай. 15 сәүдә мәйданчыгында шулай ук Арча, Кукмара, Балтач, Кайбыч, Югары Ослан, Биектау, Буа, Кама Тамагы, Теләче, Лаеш, Апас һәм Зеленодольск районнарыннан китерелгән ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, шикәр комы, он, авыл каймагын сатып алырга мөмкин иде – алар барысы да кулай бәяләрдән һәм җирле җитештерүчеләр продукциясе.

2020 елда Вәкаләтле вәкил тарафыннан инвалид балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләре) түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашырыла.

 2020 елның 4 декабрендә 15.00  сәгатьтә видеоэлемтә режимында инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен хокукый белемнәр мәктәбе укуы узачак.

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил  һәм дәүләт органнары җитәкчеләренең гражданнарны бергә кабул итү практикасы дәвам итә. 2020 елның 16 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе А.Ф. Закиров тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итү оештырыла.


30
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына Болгар кухнясының борынгы ризыгын тәкъдим итте.

Аны әзерләү борынгы чорда ук диярлек изге йола булып саналган. Бу эштә ислам кануннары нигезендә бөтен гаилә катгый рәвештә катнашкан, чөнки нәсел муллыгы шуңа бәйле булган.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров машина-трактор парклары объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру, техниканы кышкы саклауга кую һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау турында сөйләде.


27
ноябрь, 2020 ел
җомга

2020 елның 3 декабрендә, Халыкара инвалидлар көнендә, Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәкләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл территорияләрендә әзер яки төзелә торган йортны сатып алу өчен, шул исәптән җир кишәрлеге белән, еллык 1,9% ташламалы ставка буенча ипотека кредиты ала алалар йә хезмәт хакы алучы клиентлар гамәлдәге кредитларын шул ук максатлар өчен рефинанслый алалар, ә корпоратив компанияләр – 2,2% ставка буенча алырга мөмкин, дип хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International