2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм дәүләт органнары җитәкчеләренең гражданнарны бергә кабул итү практикасы дәвам итә. 2020 елның 16 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе А.Ф. Закиров тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итү оештырыла.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилгә һәм Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенә Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә (843) 236-41-80 телефоны аша алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәсенә яисә Вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.