Арча муниципаль районында хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирү

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Арча муниципаль районында хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирү буенча Иҗтимагый совет тарафыннан мәдәният һәм мәгариф оешмаларының хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү үткәрелә.

Беренче чиратта, мәдәният һәм мәгариф оешмалары  күрсәткән хезмәтләрнең сыйфатын бәйсез бәяләү хезмәт күрсәтү сыйфатына тәэсир итүче тискәре факторларны үз вакытында ачыклауга һәм аларның сәбәпләрен бетерүгә юнәлдерелгән. Хезмәтләрне  алучылар учреждениенең эшчәнлеге сыйфаты турында өстәмә мәгълүмат алалар. Мәдәният һәм мәгариф учреждениесен сайлап алу хокукын  булдыру максатыннан, учреждениеләрнең эшчәнлеге рейтингларын формалаштыру мөһим.

Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү түбәндәгеләрне билгели:

- учреждение турында мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы;

- гражданнар өчен хезмәт күрсәтүнең уңайлылыгы һәм һәркем өчен мөмкин булуы;

- учреждение хезмәткәрләренең әдәпле, ягымлы, компетентлы булуы;

- хезмәт күрсәтү сыйфатыннан канәгать булу.

Иҗтимагый совет оештырган бәйсез бәя бирү елына бер тапкырдан да ешрак һәм өч елга бер тапкырдан да сирәгрәк үткәрелә алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International