Җәйне көтәбез, кайчан җитә, дип. Җиткәч куркабыз, үтеп китә, дип. Бу халәтне балалары җәйге каникулда булган күп әти-әниләр кичерәҖәйне көтәбез, кайчан җитә, дип. Җиткәч куркабыз, үтеп китә, дип. Бу халәтне балалары җәйге каникулда булган күп әти-әниләр кичерә
Июнь азагында укытучы апабыз ватсап аша әти-әниләргә, Анапага балалар лагерена ял итәргә чакырып, белдерү җибәргән иде. Ике атнага диңгезгә! Шәп! Җитмәсә бушка, юл өчен генә түлисе. Талпынып та куйган идек. “Ничек инде коронавирус чорында балаларны читкә чыгарып җибәрәсең!” – дип каршы килүчеләр дә булды.
Быел район кырларында мул уңыш өлгереп киләБыел район кырларында мул уңыш өлгереп килә.
Бик еш кабатлана, һич искерми торган сүзләр бу. 15 июльдә “Кызыл Яр” хуҗалыгында узган семинарда чыгыш ясаучылар да быел әйбәт уңыш көтелә, әмма әле аны җыйнап алырга кирәк, дип сөйләделәр.
Шушмабаш—Сәрдәбаш юлының Шушмабаш—Носы участогы илкүләм проект кысаларында ныклап төзекләндерелә
Шушы көннәрдә Харис Сафинга – 70, аның сәхнәгә аяк басканына 35 ел тулды.
Әлмәндәр яшенә әле бик ерак булса да, сәхнәдә Әлмәндәр образын чын профессиональ артистларча иҗат иткән бу үзешчән артистны Арча Әлмәндәре дип йөртәләр. Чыннан да, үткәннәргә күз салсак, 35 еллык стажы булган “Җидегән чишмә” Арча халык театры Туфан Миннуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен сәхнәләштереп, югары үрләргә ия булды. Бу барлык артистларның да, әмма беренче чиратта төп рольне башкарган Харис Сафинның казанышы. Профессионаллардан аермалы буларак, үзешчәннәрнең театр төп эшләре дә түгел, аларга исемнәр, бүләкләр дә бирмиләр, алар акчага да эшләми. Алар бары тик хезмәтләре белән яраткан тамашачысына күңел җылысын, мәхәббәтен өләшә.
Авылда иң матур капка төбе аларныкы”, – диделәр Иске Масрада Чулпан Һадиеваларның кайда яшәүләре турында сорагач
Арча районы авылларында урам концертлары гөрли. Пандемия тормышның яшәү рәвешен үзгәртте. Гөрләп барган мәдәният тормышы да чабуыннан тарткандай, яз айларында кинәт туктап калды. Ә соңрак, бераз чикләүләр йомшартылгач, мәдәниятчеләр дә халык белән очрашып, дәртле җырлары белән билгесезлектә яшәүче күңелләрне күтәрергә тырышты.
Блог, хайп, хейтер, свайп, гив, фуди, аватар, вайн, хештег, сторис... Сезгә бу сүзләр танышмы? Социаль челтәрләрдә “утырасыз” икән, кайберләрен булса да ишеткәнегез бардыр. Бүген, Интернет, социаль челтәрләр һәм гаджетлар заманында, һәрберебез көненә берничә тапкыр свайп ясыйдыр. Инстаграм социаль челтәренең сторисында экран буенча бармак белән шудырып җибәрү әнә шулай дип атала.
Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров иске келәтне сүткәндә чормада бер төргәккә тап була.
– Мин карап чыктым, синең өчен дә кызыклы булмасмы, дип алып килдем, – диде ул. – Әти салым түләгән кәгазьләрен җыйнап барган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Республиканың үз талантлары:Яшьләр/проектлар/тарих» проекты кысаларында агросәнәгать тармагында үз юлларын тапкан кешеләр турында сөйләвен дәвам итә.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен ел саен үткәрелә торган «Минем җирем – Россия» иҗади конкурсын уздыру турында игълан итте. Гамәлгә кертелгән 2014 елдан башлап, илебезнең барлык төбәкләреннән конкурс аша Россия авылын популярлаштыруга һәм аның актуаль проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Аларның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.